Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Солы боткасы ашасаң, диабет булмас

10 - 16 ноябрь – диабетка каршы көрәш атналыгы (14 ноябрьдә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне уңаеннан).

Фото: ясалма интеллект

2нче типтагы шикәр диабеты (СД 2) – организм күзәнәкләренең каннан шикәр (глюкоза) үзләштерү процессы бозылу аркасында килеп чыга торган авыру. Кандагы шикәрнең югары дәрәҗәсе кан әйләнеше бозылуга, нерв һәм иммун системалары патологиясенә китерә.

СД 2 симптомнары акрынлап барлыкка килә. Асылда кеше аның  белән еллар буе яши ала һәм бу хакта белмәскә дә мөмкин. Әмма иртәме-соңмы түбәндәге симптомнар барлыкка килә:

• сусау;

• еш сидек бүленеп чыгу;

• ачлык хисе;

• ябыгу;

 • арыганлык;

• томанлы күрү;

• акрын төзәлүче җәрәхәтләр;

• еш инфекцияләр;

• кулларда яки аякларда ою яки чәнчү тойгысы;

• тиредә, гадәттә, култык астында һәм муенда каралган урыннар барлыкка килү.

Профилактика

Кызганычка, шикәр диабетын профилактикалауның үзенчәлекле чаралары юк. Әмма нәселдән килгән хәлдә дә авыру барлыкка килү куркынычын киметү, инде барлыкка килгән диабет барышын җиңеләйтү, авыр өзлегүләрне кисәтү мөмкин. Артериаль гипертензия, симерү, аз физик активлык, гиперлипидемия булган затларга системалы рәвештә глюкозага толерантлык тесты үткәрергә кирәк (5 елга кимендә бер тапкыр).

Профилактик чаралар үз эченә алырга тиеш:

1. Тән массасын нормальләштерү, кан глюкозасы дәрәҗәсен контрольдә тоту.

2. Физик активлыкны арттыру.

3. Тәмәке һәм алкоголь кулланудан баш тарту.

Моннан чыгып, түбәндә СД 2 профилактикасы буенча киңәшләр китерелгән.

Күбрәк хәрәкәтләнегез. Көн саен ким дигәндә ярты сәгать физик йөкләнеш кирәк (кемгәдер ул ашыкмыйча йөрү булачак, ә кемгәдер аэробика, йөзү яки тренажерлар да җитәчәк).

Үзегезнең авырлыгыгызны даими контрольдә тотыгыз һәм артык килограммнар барлыкка килгәч, тән массасын нормальләштерү чараларын күрегез.

Артык энергия керүне диета белән көйләгез. Җиңел үзләштерелә торган углеводлар, алкоголь, туенган майлар куллануны киметү. Җиңел үзләштерелә торган углеводлар бакча һәм урман җиләкләрендәге катлаулы углеводлар һәм азык җепселләре белән алыштырылырга тиеш. Җепселле ризыкның шикәр чире үсешен кисәтүе исбатланган.

Үзегезнең туклану рационыгызны яңадан карагыз. Рациондагы югары калорияле ризыкны, беренче чиратта татлы һәм майлы ризыкларны киметегез. Шулай ук фаст-фудтан, какланган ризыклардан, консервланган продуктлардан сакланыгыз. Соя, консервантлар, буяулар булган продуктларны куллануны минимумга калдырыгыз.

Туклануның нигезен яшелчә һәм җиләк-җимешләр (тәүлегенә 400 г), әче сөт, балык һәм диңгез продуктлары, тавыкның ак ите тәшкил итәргә тиеш. Ак икмәк урынына тулы бөртекле ипи, ак дөге урынына көрәнен, каты сортлы бодайдан ясалган макарон ризыклары кулланыгыз.

 Гарвард университеты тикшеренүе күрсәткәнчә, пешкән солы ярмасының бер порциясен атнага 2-4 тапкыр ашау 2нче типтагы шикәр диабеты үсеше куркынычын – 16%ка, 5-6 тапкыр куллану 39% ка киметә.

Күбрәк су, яшел чәй эчегез (эчелә торган сыеклыкның гомуми күләме тәүлеккә 1,5 литрдан да ким булмаска тиеш).

Табибка кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк

Әгәр дә сез түбәндәгеләрне үзегездә тапсагыз, табибка мөрәҗәгать итегез:

  1. СД 2 нең нинди дә булса симптомнары;
  1. кан анализлары буенча глюкоза дәрәҗәсенең артуы.

Ач карынга канда шикәр нормасы 3,3 ммоль/л – 5,5 ммоль/л тәшкил итә, ашаганнан соң 2 сәгатьтән 7,8 ммоль/лдан артмаска тиеш.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев