Сихәт бирүче үләннәр
Июнь – кыйммәтле яшел дәвалаучыларны җыеп калу мөмкинлеге биреп, табигатьнең юмарт келәтен ача. Иренмичә җыеп, киптерегез һәм файдасын күрегез, ди.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Базилик – яраткан кухня тәмләткече, шифалы көчкә ия. Аны чәчәк атканчы җыялар. Ул ялкынсынуны дәвалый, авыртуны тынычландыра һәм ашкай натуга ярдәм итә. Әмма йөкле һәм эпилепсияле кешеләргә базилик ярамый.
Барвинок – гасырлар буе кешеләргә дару булып хезмәт иткән. Аның чәчәкләре һәм яфраклары кан басымын көйли, нервларны тынычландыра һәм кан йөрешен яхшырта. Аны үзлектән кулланырга ярамый, бары тик даруханә препаратларын гына.
Зәңгәр күкчәчәк – күзләр һәм тире өчен табигый ярдәмче. Аның таҗлары ялкынсынуга каршы һәм сидек кудыру тәэсиренә ия. Төнәтмәсе күз аруын бетерә һәм тире проблемалары булганда булыша. Йөклелек вакытында эчкә кабул итү тыела.
Яуша (Вероника лекарственная) – тире чирләре һәм салкын тиюләр белән көрәшә. Аның үләнсыман үсентеләрен чәчәк аткан вакытта әзерлиләр. Төнәтмәсе яраларны төзәтә, бронхитны дәвалый һәм тынычландыра. Аны, хәтта, бала коендырганда да салырга ярый.
Эт эчәгесе – яңа өзгәне канны туктата, яраларны төзәтә. Йөкле вакытта һәм бала имезгәндә куллану тыела.
Болын яраны – тамыры авыртуны баса, яраларны төзәтә һәм нервларны тынычландыра. Каны куе һәм тромблы кешеләргә сак кулланырга кирәк.
Сары мәтрүшкә – универсаль дәвалау чималы. Чәчәкләре төнәтмәсе, мае күп төрле чирдән шифа. Дөрес киптерелгән очракта көчен ике ел саклый.
Каен җиләге (июньнең беренче яртысында – яфраклары һәм чәчәге, ай ахырында – җиләкләре) – антисептик, организмны гомуми ныгыту, какрык чыгару, тир һәм сидек куу тәэсиренә ия. Аны диабет, туберкулез, салкын тию, йөткерү, бронхиаль астма, бөер, хатын-кыз авырулары вакытында, тонусны күтәрүче һәм витаминлы чара буларак кулланалар.
Иванчәй – чәчәк ату вакытында яфракларын җыялар. Ул тынычландыру, авыртуны басу, ялкынсынуга, көзән җыеруга каршы тору үзлекләренә ия. Аны баш авырту, гастрит, ашказаны һәм уникилле эчәк җәрәхәте, простатит вакытында кулланалар.
! Үләннәрне коры һава торышы булганда, юллардан һәм сәнәгать объектларыннан еракта җыярга кирәк. Үсемлекләрне күләгәле, җилләтелә торган урында киптерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев