Сәламәт булу өчен 4 киңәш
Биредәге язмалар дәвалау билгеләү, диагноз кую түгел, бары тик мәгълүмат буларак тәкъдим ителә. Теләсә нинди халык чараларын куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур.
1нче киңәш.
Һәр көнне иртән, ач карынга, бер кашык җитен орлыгын яхшылап чәйнәп, бер стакан су эчегез. Аннары 20 минуттан иртәнге ашны ашагыз.
Ни бирә? Бу чара организмны бик яхшы чистарта, иң мөһиме – эчәклекне. Шуның аркасында тире халәте дә яшәрәчәк. Бик аз гына, ләкин сәламәт ябыгу күзәтеләчәк.
2нче киңәш.
Көн саен пешкән чөгендер салаты ашагыз. Иртәнме, кичме – сезгә ничек җайлы, шул вакытта.
Ни бирә? Чөгендер – искиткеч кан чистарткыч. Ә чиста кан – сәламәтлек нигезе. Бу чара тән тиресе торышына һәм эчке органнар эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
3нче киңәш.
Һәр көнне, йокларга бер сәгать кала, биткә глицерин һәм Е витамины катнашмасын сөртегез. Аны әзерләү бик җиңел: 30 г глицеринга 10 капсула Е витамины алабыз. Капсулаларны энә белән тишәргә һәм майны шешәгә сыгарга. Боларның барысын да даруханәдә арзан бәядән сатып алырга мөмкин. Чараны сөртү алдыннан бит тиресен чистартырга һәм, кызарсын өчен, йомшак щетка белән җиңелчә массаж ясарга кирәк. Бу халәттә күзәнәкләр туклыклы матдәләрне максималь сеңдерә. Бер кимчелеге бар – глицерин сеңгәнче тире бераз ябыштыра. Бу очракта тирегә сафландыручы тоник сибәргә була.
Ни бирә? Мондый тукландыру өчен һәр иртә тирегез сезгә рәхмәт әйтәчәк. Җыерчыклар кими, ә бит төсе тигезләнә. Бу күз читләрендәге «каз тәпиләре»ннән нәтиҗәле чара. Ясап карагыз, иренмәгез.
4нче чара.
Көн саен 50 гр чикләвек ашагыз. Теләсә ниндине, үзегез яратканны.
Ни бирә? Ике атнадан чәчләрегез һәм тырнакларыгыз сезгә рәхмәт әйтер.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев