Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Һәр балның үз сихәте

***

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Горчица балы. Тын юллары авырулары вакытында һәм сидек кудыргыч чара буларак кулланыла.

Карабодай балы. Тимер һәм аксым күп: кан тамырларын чистарта, зарарланган тукымаларны тергезергә ярдәм итә, гемоглабин дәрәҗәсен күтәрә. Йөкле хатыннарга һәм югары кислоталы хроник гастриттан интегүчеләргә киңәш ителә.

Сәрви (акация) балы. Бигрәк тә ирләргә һәм бөерләр, сидек юллары авырулары булганнарга файдалы.

Каштан балы. Ашказаны-эчәклек һәм бөер авыруларыннан ярдәм итә, кан тамырларын һәм иммунитетны ныгыта.

Кырлыган (кипрей) балы. Ашказаны-эчәклек авыруларыннан булыша. Йокысызлык һәм баш авыртканнан бер стакан суга 2-3 аш кашыгы салып болгатып эчәргә.

Тукранбаш балы. Гинекология авыруларыннан, геморрой һәм астениядән файдалы. Сидек кудыргыч һәм какрык куптаргыч сыйфатка ия.

Юкә балы. Салкын тигәннән, югары сулыш юллары авыруларыннан. Бавыр, бөер авыруларын дәвалаганда, ашказаны-эчәклек тракты ялкынсынганда ярдәм итә, йөрәк мускулларын ныгыта.

Болын үләннәре балы. Микробларга, ялкынсынуга каршы сыйфатларга ия. Аны баш, ашказаны авыртканда, йөрәк еш типкәндә, йокысызлыктан, өске сулыш юллары авырулары вакытында киңәш итәләр.

Көнбагыш балы. Йөрәк авырулары, бронх астмасы, остеохондроз, невралгия, бигрәк тә салкын тию характерындагысы вакытында кулланалар. Гомумныгыту йогынтысы ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев