Мәктәп формасын сайлаганда нинди тукымадан тегелгән киемнәргә өстенлек бирергә
РОСПОТРЕБНАДЗОР тәкъдим итә
Кием килешле дә, уңайлы да булсын
Мәктәп укучылары өчен форма төсне югалтуга чыдам булган һава үткәрә торган материалдан тегелгән булырга тиеш. Аның кием астыннан җитәрлек вентиляцияне тәэмин итүе шарт булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, укучылар өчен күбесенчә табигый материаллардан торган киемгә өстенлек бирелә, чөнки нәкъ менә шундый кием яхшы гигиена үзлекләренә ия.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен тегелгән кием тукымасының су парларын йоту үзенчәлеге һәм һава үткәрүчәнлеге буенча биологик һәм химик таләпләргә туры килүе зарур. Мәктәп формасы материаллары дымланганда яисә юганда төс югалтуга чыдам булырга тиеш.
Әлеге таләпләр һава торышына, уку дәресләре уздырыла торган урынга, бинадагы температура режимына туры килергә, кием астында уңайлы микроклимат тудырырга һәм шуларга бәйле рәвештә балалар үзләрен яхшы хис итәргә тиеш. Аның төп бурычы да шунда – укучыларның сәламәтлеген саклау.
Балалар киеменең югарыда санап үтелгән таләпләргә туры килмәве салкын тиюгә, ә кайвакыт тире белән проблемаларга китерергә мөмкин. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, кием астында тире аша газ алмашу 0,07 проценттан артык булганда, баланың хәле начарлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев