Күзлек парланмасын өчен нишләргә?
Суыкта урамнан кергәч, күзлек парлана, берни күрми башлыйсың.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова
Күзлекне һәр кич сабынлы суда юыгыз һәм киптергәч, салфетка белән ялтыратып сөртегез. Сабын үзеннән соң юка элпә калдыра, ул линзаны парланудан саклый.
Глицерин куллана аласыз. Фланель тукымага берничә тамчы глицерин тамызырга һәм күзлек пыяласына ышкырга. Кипкәннән соң махсус салфетка белән ялтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев