Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кура җиләге, ыммм, үзенә бер төрле, искиткеч хуш исле һәм тәмле

Элек без аны урман «диләнке»ләренә менеп җыя идек.

Бөтен авылны туендырырлык, җитәрлек үсә иде ул анда. Әле дә курага урманга йөрүчеләр бар, әмма хәзерге чатырман булып үскән, элекке сукмакларның эзе дә калмаган урманга йөрергә курыкмаучы бик аз кеше калды инде. Хәзер күбебездә бакчада үсә, шөкер. Кемнәр карый, тәрбияли – алар эре, кортсыз, тәмле җиләк җыя, ә кемнәр тәрбияләми – аларныкы вак һәм сыйфатсызга әйләнә.
Безнең Алия Гаязованың Олы Ачасырда әти-әниләрендә искиткеч кура, июль башында җиләк бирә башлый, салкыннар бәргәнче бетми. Үзләренә дә, сорау чыларга да җитә, әле кала да. Ничек алай була ул аларның, диярсез. Кадер-тәрбия күрсәткәч, җиләк куаклары да юмарт, җәмәгать. Әнә быел да, бөтен шартын китереп, артык һәм карт ботак ларыннан арындырып, киләсе уңыш елына әзерләп куйдылар инде алар.

Әгәр дә без дә шулай мул җиләк уңышы аласы иде, дисәгез, тәкъдим ителгән берничә киңәшебезгә колак салыгыз.

Кура җиләге куакларын кышка әзерләү
Кисү. Көзен карт һәм яннан үскән артык ботакларын кисәргә, ә буен 1 м 50-60 см калдырып кыс картырга кирәк. Куактагы төптән чыккан иң көчле 3-5 яшь үсентене калдырыгыз.
Бәйләү. Һәр төпне терәүгә бәйләргә тырышыгыз, бигрәк тә зур ботакларны. Бу киңәшне игътибарсыз калдырмагыз!
Ашлау. Бу да бик мөһим, әмма күпләр кураны тукландырып маташмый, болай да җиләк бирә ул, янәсе. Аерма бар шул! Көзен ашлау яхшырак, чөнки язын кар эрегәндә туклыклы матдәләр җиргә сеңә, куаклар уянганнан соң ук, үсә башлаячак, җиләкләре дә эрерәк, тәмлерәк була. Беренче карларга кадәр кура җиләге куаклары төбенә ат тиресе салыгыз. Андые юк икән инде, башкасы да бик ярар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев