Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кирәге чыгып куяр

Файдалы киңәш – акчадан кыйммәт

Өегездә көя күбәләге үрчиме? Бу корткычтан шкафтагы киемнәрегезне киптерелгән лаванда, ә азык-төлегегезне төелгән канәфер коткарыр.

Пычакларны батырып куя торган җайланманың пластмасса эчлеге вакыт узу белән кискәләнеп бетә һәм яраксызга әйләнә. Чыгарып атырга ашыкмагыз, аны яңартырга була. Кискәләнгән эчлеген алып, аның урынына суши-роллы ашый торган таякчыкларны тутырыгыз һәм шуның белән шул. Әгәр дә әлегә кадәр андый пычак савытыгыз бөтенләй булмаган икән, теләсә нинди банкасыман савытка шул ук таякчыкларны тутырып ясый аласыз. Бик уңайлы.


Шешәдәге эчемлекне суыту өчен катыру камерасына тыкканчы, аны юеш чүпрәккә төрсәгез, тизрәк суыначак.
Суыткычта сыр озаг­рак саклансын өчен, аңа үсемлек мае сылап куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев