Канда шикәрне киметүнең 13 ысулы
Рационны үзгәртеп, моңа барлык төр диабет белән авыручылар да ирешә ала, ди белгечләр.
Фото: ясалма интеллект
1. Ризыкларыгыздагы углеводлар күләмен яртылаш киметегез.
2. Чикләвек ашагыз (чама белән генә!) – алар биргән туклану хисе, теге «артык» углеводлардан котылырга ярдәм итә.
3. Пицца һәм пирогларны дөрес ашагыз: аңа кадәр яшел салат, юка камырлы өлеше генә, кетердәп торган кырыйларын калдырыгыз.
4. Бодай оныннан пешерелгән икмәкнең барлык төрләреннән баш тартыгыз. Мюсли һәм башка боткаларны шикәр комыннан башка гына пешерегез.
5. Сөт урынына әче сөт продуктлары кулланыгыз.
6. «Башта – клетчатка» кагыйдәсен үтәгез: һәр ризык кабул итү алдыннан клетчаткалы ни дә булса ашагыз (салат, кабыгы белән яшелчә, көрпә (отруби)).
7. Барлык төр итләрдән, балыктан курыкмагыз – туклану тойгысы биреп, алар шикәрне куркыныч билгегәчә җиткерми.
8. Гарнирга бәрәңге яки макарон урынына, күп итеп яшел үләннәр туралган салат ашагыз.
9. Беркайчан да «добавка» ашамагыз! Һәрвакытта да уртача зурлыктагы тәлинкә кулланыгыз.
10. Камыр ризыклары пешергәндә бодай онын башкага алыштырыгыз (мәсәлән, карабодайныкына).
11. Дөге яратыгыз, әмма аның да коңгырт яки кыргый сортын.
12. Кандагы шикәргә максатчан дөрес иртәнге аш – көн дәвамында шикәрнең күрсәткечен билгели. Шуңа, иртән ни һәм ничек ашавыгызга аеруча игътибарлы булыгыз!
13. Җиләк-җимеш сокларының файдасы турындагы «әкият»кә ышанмагыз. Сусауны басу өчен чиста су кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев