Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Кабак организмны яктырта

Әйе, ай төнне яктыртса, кабак – организмны яктырта. Борынгылар аны дәвалау чаралары әзерләү өчен кулланган. Кабак антигельминт һәм эч йомшарткыч сыйфатларга ия, дип саналган. Әби-бабаларыбыз әлеге яшелчәнең файдасы турында белгән һәм хәтерләсәгез, ул үсмәгән бер генә бәрәңге бакчасы да юк иде элек.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Ә без хәзер йөз чөерәбез. Даруханәләр бизнесын баетуны кулайрак күрәбез, аяк астында тәгәрәп ятканны кулланмыйбыз.

Кабакның витаминнар һәм файдалы микроэлементлар хәзинәсе булуы күптән исбатланган. Анда каротин кишердәгегә караганда 5 тапкырга күбрәк. Кабакта С,E,K,В төркеме витаминнары бар. Ә менә безнең яраткан кабак орлыклары цинк күләме буенча алдынгы урында тора!

Сүз уңаеннан, 100 гр кабакта нибары 22 ккал, анда холестерин, трансжирлар һәм башка зарарлы матдәләр юк, аның каравы клетчатка хәттин ашкан.

Моннан тыш, кабак яман шеш үсеше куркынычын киметә, иммунитетны арттыра, тиренең торышын яхшырта һәм аны «диңгез авыруы» вакытында кулланалар.

Үзенең күңелле төсе һәм йомшак өлешендәге триптофан матдәсе аркасында кабак безнең кәефебезгә уңай йогынты ясый, шулай ук йокысызлык вакытында да ярдәм итә! Ә 30 гр орлыгында магнийның көнлек нормасының 40%ы бар!

Шулай булгач, кадерле дуслар, әгәр дә сез ниндидер сәбәпләр аркасында кабакны яратмыйсыз икән, аны ярата башларга нәкъ вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев