Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

ЯШЕЛ АГАЧ ЕЛАН ЕЛЫ килә, дуслар!

Яңа елны кайда каршыларга? Яңа ел киче өчен нинди кием сайларга? Нинди табын әзерләргә? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны монда укыгыз.

Унике хайван символын үз эченә алган көнчыгыш ел исәбе ай календаре белән бәйле. Шуңа яңа ел
1 гыйнвардан түгел, ә 2025 елның 29 гыйнварыннан башлана. Шулай булгач, декабрьнең соңгы көне белән тәмамланмый да инде ул, Елан үзенең постын 2026 елның 16 февралендә тапшырачак.

Символ

Кешеләр еланнарны күргәндә бик үк уңай хисләр кичермәүләренә карамастан, Кытай йолдызнамәсендә елан – иң хөрмәтле хайваннарның берсе. Ул акыл һәм зирәклек, ә шуның белән бергә – сыгылмалылык һәм хәйләкәрлек символы булып тора. Бу сыйфатлар ярдәмендә ул үзгәрешләргә җайлашырга сәләтле.
Акрын, сак, үлчәп хәрәкәт итә белү – фикерләү, уйлау, алга таба күп адымнарны анализларга сәләтлелек хисабына бирелә. 2025 елда аеруча өстенлекле нәрсәләргә тотынырга һәм уйланылган планнар төзергә кирәк, ди фаразлаучылар.
Еланнар традицион рәвештә Көнчыгышта тынычлык сөючеләрдән санала, әмма аларны бәяләп бетермәү ярамас. Куркыныч янаганда, елан дошманына каршы тора ала. Ә аны өй янында табу – зур уңышка юрала.

Төсләр
Көнчыгыш гороскопта телгә алынган биш стихиянең һәркайсының туры килгән үз төсмерләре бар. Металл өчен, мәсәлән, бу ак төс, ә агач өчен – яшел (яки зәңгәр). Менә шуңа күрә 2025 елның символы нәкъ Яшел агач елан булды.

Кайсы еллар туры килә
Көнчыгыш гороскобы нибары 12 хайванны үз эченә алганга һәм алар чиратлашып килгәнгә күрә, Елан елы һәр унике ел саен кабатлана. Бу: 1917, 1929, 1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013, 2025.

Елан елының әһәмияте
Еланның үзенчәлекләреннән берсе – тиресен алыштыру сәләте. Шуңа да Елан елы еш кына яңарту һәм үзгәрү белән ассоциацияләнә, димәк, бу рептилия символы астында узган ел дәвамында үзгәрешләргә әзер булырга кирәк.
Елан максатчан, әмма шул ук вакытта сабыр һәм карар кабул итәргә ашыкмый. Төгәл һәм алга караган планнар белән эш иткәндә генә максатка ирешү, мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен яхшы мөмкинлек бар.

Каршылау урыны
Елан – шактый яшерен җан иясе, шау-шулы урыннардан һәм зур компанияләрдән качарга тырыша, якынлашып килүче Яңа елны уңайлы, тыныч шартларда, иң яхшысы – өйдә, туганнар һәм якын дуслар арасында каршы алырга киңәш ителә.
Елан табигать белән бәйле бөтен нәрсәне яратканга күрә, төрле табигый декор кулланырга була (мәсәлән, матур ташлар яисә чыршы ботакларыннан букетлар). Мишура һәм яктылыкта балкып торган уенчыклар шулай ук елан тәңкәсен хәтерләтәчәк, ә чыршыны яки бәйрәм өстәлен киләсе ел символы белән бизәргә мөмкин.

Кием
Стильле һәм матур – яңа 2025 елны каршылау өчен нәкъ менә шундый кием сайларга киңәш ителә. Символга елан тәңкәсен хәтерләткән тукыма һәм материаллар сайлап ярарга мөмкин. Болар – пайет­калар, стразалар, кыйммәтле төсмерле металл (алтын яки көмеш) булырга мөмкин.
Булачак киемнең төсе турында уйланганда, яшелнең барлык төсмерләренә (беренче чиратта, бай табигый тоннар – зөбәрҗәт, ылыс һ.б), сыек көрән һәм көрән төсләргә игътибар итегез.
Кызыл төсмерләргә саклык белән карарга кирәк. Ут төсе булганлыктан, ул агачка туры килми. Тере табигатьтә булмаган барлык төсмерләр, экстравагант фасоннарны киләсе ел символы бәяләмәячәк.

Бүләкләр
Елан кирәкле бүләкләргә каршы түгел, шуңа күрә яңа ел чыршысы астына күптән хыялланган әйберне (яңа музыкаль колонка, савыт-саба җыелмасы һ.б.) куярга мөмкин. Акчалы конверт шулай ук бик яхшы бүләк булачак. Төрле бизәнү әйберләренә дә елан яхшы карый. Гүзәл затлар, мәсәлән, балдак, кулон яки беләзекләр, ә ир-атлар яңа запонкалар яки галстук өчен кыскычны бәяләячәк. Елан рәвешендәге бизәнү әйберләре турында онытмагыз. Елан табигать белән бәйле, димәк, бәйрәм бүләген табигый материаллардан ясалганнары белән тулыландырырга мөмкин.

Табын
Сервировкага аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки елан зиннәтлелекне һәм элегантлыкны ярата! Савыт-сабаның көмешсыман яки башка ачык төстәге затлы төсмерләрен сайлагыз. Яшел ашъяулык яхшы булыр. 2025 ел хуҗасы бары тик табигый ризыкны гына өстен күрә, шуңа күрә салатлар, җиләк-җимеш һәм яшелчә кабымлыклары күп булсын. Ләкин, ул әле – ерткыч, шуңа күрә ит һәм балык ризыкларыннан башка булмый. Кабырчыклы җан иясе куян, үрдәк, күркә һәм тавык итен ярата, ләкин яхшы кисәк сыер ите дә аңа ошаячак.

Балык һәм диңгез продуктлары турында онытмаска кирәк.
Еланнар сөткә битараф түгел, шуңа күрә десертка пломбир яхшы булыр. Эчемлекләрдән сок­ларга, яшел чәйгә һәм үлән төнәтмәләренә өстенлек бирегез.
Иң мөһиме – өстәлдә бернинди фастфуд, газлы эчемлекләр һәм начар ризыклар булырга тиеш түгел – елан тәмлене генә түгел, ә матурлыкны да бәяли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев