Ярылган үкчәгә ничек ярдәм итәргә?
Җәй айларында ялан аяк күп йөрелә, бакчада да эшлибез, аякта әле галош, әле «чәптерки» – үкчәләр күрмәгәннәрен күрә. Яргалана да, шуларга сеңгән туфракны чистартып бетерәм димә аннары. Ничек булса да вакыт табып, табаннарыбызга да кадер-хөрмәт күрсәтик әле, кызлар. Түбәндәге халык ысулларын кулланып карыйк.
Аш серкәсе белән глицеринны бергә бер нисбәтеннән кушып болгатырга һәм чиста итеп юылган аякларга сыларга. Шулай итеп, биш процедурадан соң, үкчәдәге ярыклардан котылырга була, диләр.
Кәстрүлдә бәрәңге кабыкларын пешерегез. Суынганнан соң, аякларга сылап, егерме минут тотыгыз. Юып төшергәч, теләсә нинди майлы крем сөртегез. Беренче процедурадан соң ук нәтиҗәсе сизелә башлар.
Желатин куллану – ай дәвамында үкчә ярылуын дәвалый. 100 мл суга 1 ч.к. желатин салып, төнгә калдырыгыз. Иртән бераз гына кайнар су кушып, болгатыгыз һәм эчегез. Шуннан соң ук, тагын шундый катнашма ясап куегыз. 15 граммлы пакетны ике көн кулланабыз. Әгәр дә 20 граммлы булса, өч көнгә сузабыз.
Файдасы тиеп, үкчәләрегез ялтырап торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев