ФАСТ кагыйдәсе
Инсульт вакытында бер үк вакытта йөзнең һәм тәннең уң яисә сул ягы зарарлана. Кешедә чыннан да инсульт булу-булмавын тикшерү өчен Fast (инглизчәдән тәрҗемә иткәндә «тиз») мнемоник кагыйдәсеннән файдаланырга мөмкин.
Фото: ясалма интеллект
F — face — «бит»; A — arm — «кул»; S — speech — «сөйләм»; T — time — «вакыт».
F — face — «бит»: бит асимметриясе Әгәр инсульт булган кешедән елмаюын сорасаң, ул моны эшли алмаячак, чөнки авыз почмагы берьяклы кыйшая. Авыру телен чыгарганда, ул бер якка гына тайпылырга мөмкин.
A — arm — «кул»: кулдагы хәлсезлек Инсульт вакытында кеше ике кулын да берьюлы күтәрә һәм аларны шул хәлдә тотып тора алмый – бер кул һәрвакыт түбән төшәчәк. Шулай ук кул ягындагы аякта да хәлсезлек сизеләчәк.
S — speech — «сөйләм»: сөйләшү бозылу Сөйләшү аңлаешсыз була башлый. Кеше гади җөмләне кабатлый алмый яки асылы буенча җавап бирми. Зыян күрүче үзенә нәрсә әйткәннәрен аңламый, сорауларга җавап бирми, бәйләнешле сөйләшә алмый. Кайвакыт кеше, гомумән, сөйләмен югалта.
T — time — «вакыт» Югарыда санап үтелгән симптомнарның теләсә кайсысы барлыкка килгәндә, алар әһәмиятсез булып күренсә дә, яки күпмедер вакыт үтсә дә, тиз арада ашыгыч медицина ярдәме чакырырга кирәк. Симптомнар барлыкка килү вакытын истә калдырыр га яки язып куярга киңәш ителә – бу диагностика һәм дәвалау өчен мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев