Чәчнең агаруын ничек бетерергә?
Туктаусыз буяп торуы да ялкыта, өстәвенә кайсыбер очракта буяу да чәчнең агын алмый йончыта. Бу проблемадан котылу өчен гади генә ысул тәкъдим итәләр. Кулланып карарга мөмкиндер.
Аның өчен бер кашык бал, бер кашык кастор мае, бер кашык коньяк һәм бер йомырка сарысы кирәк.
Барысын бергә кушып бутап, чәч тамырларына сеңдергәнче сөртергә. Соңыннан башка полиэтилен каплап, өстеннән тастымал урап, 2–3 сәгать тотарга. Азактан шампунь белән яхшы итеп юып төшерергә генә кала.
Атнасына ике тапкыр кабатларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев