Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Буын авырулары яшәрә. Алар ни сәбәпле пәйда була?

Дөньяда яшәүчеләрнең 30 проценты буын авыруларыннан интегә. Соңгы арада буын авырулары яшәрә бара, дип чаң суга белгечләр. Аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау нәтиҗәсе бу. Буын авырулары тагын ни сәбәпле пәйда була? Алардан тулысынча котылып буламы?

Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, терапевт, ревматолог Регина Ахунова белән шул хакта сөйләштек.

– Һава торышы үзгәргән чорда күпләр буыннар авыртудан зарлана. Бу ни өчен шулай икән? Гомумән, буын ни сәбәпле борчый?

– Бу атмосфера басымы түбәнәюгә бәйле. Вак кан тамырлары белән нерв күзәнәкләре моңа шул рәвешле жавап кайтара. Подагра вакытында, мәсәлән, сидек кислотасы тозлары буынга җыелып авырта башлый. Соңгы арада буынга бәйле чирләрнең артуына гаджетлар белән беррәттән, аз хәрәкәтләнүебез дә гаепле. Артык авырлык та буыннарга өстәмә басым ясый. Ул бигрәк тә оча, бот, тез буыннарын зарарлый. Артык авырлык артериаль гипертония, шикәр чиренә дә сәбәпче була ала. Буын авырулары нәселдән дә күчәргә мөмкин. Әйтик, ата-анасы, әби-бабасы ревматоидлы артрит белән авырган кешеләргә дә шундый куркыныч яный.

– Артрит дәвалауга бирешәме? Аны өй шартларында дәвалап буламы?

– Артрит дарулардан тыш, махсус диета, физик күнегүләр ярдәмендә дәвалана. Әмма аларны бары тик табиб кына билгели ала. Дәвалау барышын да белгеч контрольдә тотарга тиеш. Башлангыч чорда ачыкланган артрит дәвалауга бик яхшы бирешә. Чир хроник формага әйләнгән булса, кешегә гомер буе сакланып, дәваланып яшәргә туры киләчәк. Артрит вакытында хәлне җиңеләйтү өчен зарарланган буынга төшкән басымны киметергә кирәк. Җайлы олтанлы ортопедик аяк киеменнән йөрү, артык авырлыктан котылу, йөргәндә тез тактасы, кул таягыннан файдаланырга кирәк. Махсус диета тотып, алкогольле эчемлекләрдән дә баш тартырга туры киләчәк. Артритлы кешеләргә тезләрне бөгүдән гыйбарәт булган чүгәләү кебек күнегүләр дә ясарга ярамый. Даруларны да табиб кушуы буенча эчәргә кирәк. Артритка каршы ниндидер халык медицинасы алымнарын кулланыр алдыннан да иң элек табиб белән киңәшләшергә кирәк.

– Димәк, буын авырулары яшәрә?

– Кызганыч, хәзер буын авыруларыннан яшьләр дә, хәтта балалар да интегә ала. Аның сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә буыннар борчый башласа, иң элек табиб-ревматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ник дигәндә, бик күп кенә буын авыруларын башлангыч чорда ук кичекмәстән дәваларга кирәк. Вакытында чарасын күрмәсәң, алар инвалидлыкка китерергә мөмкин.

– Буын авыртканда нәрсәләрдән тыелырга кирәк?

– Буын авыруы баш калкыткан чорда физик күнегүләрне, эшне киметергә кирәк. Әгәр инде авырткан урынның төсе, буынның формасы үзгәрсә, шикләнергә җирлек бар. Буыннар авыртканда баллы һәм ысланган ризыклар ашарга ярамый. Бар нәрсәне дә чама белән генә ашарга кирәк. Буыннары авырткан, бигрәк тә «подагра» диагнозы куелган кешеләр ит, балык шулпасы, кыздырылган, томалап пешерелгән, ысланган ризыклардан, соя, фасоль, борчак кебек кузаклылардан тыелырга тиеш. Бу очракта яшелчә ашына, куян, тавык ите, сөт һәм сөт ризыкларына өстенлек бирергә кирәк. Буын авыруының иң көчәйгән чорында ит һәм балыктан бөтенләй баш тарту хәерле. Буын авыруларын кисәтү өчен киңәшләр – Аягүрә озак тору, аякларның берсен икенчесе өстенә куеп утыру зыянлы. Озак вакыт иелеп эшләргә дә киңәш ителми.

– Биек үкчәле аяк киеменнән баш тарту, биек аркалы утыргычка утыру да – буыннарга бик зур ярдәм.

– Кайберәүләр, буыннарны язабыз дип, баскычтан җәяү менә, төшә. Бу шулай ук зыянлы. – Утырып эшләгәндә аякларны селкетеп алу яки пластик шешәгә су тутырып, шуны тәгәрәтү дә файдалы. – «Остеоартроз» диагнозы куелганда, махсус җайланма – ортезлар кулланырга, өченче таяну ноктасы булдырырга кирәк. Әйтик, уң як буын авыртса, сул кул белән таякка таяну шарт. Болай эшләү буыннарга көч килүне киметә.

Динә Гыйлаҗиева, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев