Бурычлының да хокукы бар
Бурычны түләгәндә хезмәт хакын яшәү минимумы күләмендә саклап калырга була дип ишеттем. Бу дөресме?
Газета укучыгыз.
ҖАВАП
– Бурычлы кеше суд приставларына хезмәт хакын һәм башка керемнәрне ай саен эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләмендә саклап калып түләтүне сорап гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы, – дип хәбәр итә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Илнур Мозаффаров. – Әлеге гариза нигезендә суд пристав-башкаручысы бурычны түләтү турында карарда бурычлы кешенең хезмәт хакын һәм башка керемнәрен яшәү минимумы күләмендә саклау турындагы таләпне чагылдыра.
Шуны истә тоту мөһим:
- бурыч түләткәндә яшәү минимумын саклау таләпләре башкарма документларда түбәндәге очракларда исәпкә алынмый:
- алимент түләтүдә;
- сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплауда;
- туендыручының үлеме белән бәйле зыянны каплауда;
- җинаять кылудан китергән зыянны каплауда.
Шуны да әйтеп узарга кирәк: суд пристав-башкаручының бурычлының гаризасын канәгатьләндерүдән баш тартуы турындагы карарына да шикаять белдерергә була һәм бу бәхәс судта каралырга мөмкин.
Нет комментариев