Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бакчачыларга мөҺим киңәшләр

Күп бакчачыга теплиөага кыяр, борыч һәм помидорны бергә утыртырга туры килә. Кайбер таләпләрне үтәгәндә, моны эшләргә мөмкин.

 

Кояш нурлары тигез төшсен өчен, теплицаны төньяктан көньякка таба урнаштырырга кирәк. Биегрәк сабаклы үсемлекләрне төньякка, тәбәнәкләрен көньякка утыртырга тырышыгыз.

Теплицаны, киңлегенә карап, ике яки өч өлешкә бүләләр. Ике якта – 60 ар, уртада 70 см лы түтәл ясарга була. Мондый бүленештә үсемлекләрне тәрбияләү, чүп утау җиңелрәк. Теплицаның ике ягында да ишек, форточкалары була, шуңа помидорны уртага утырту отышлы, чөнки аңа үтәли җил кирәк. Түтәлнең ике башына кинза, петрушка, базилик чәчә аласыз, яшел тәмләткечләр томатка комачауламый, ә корткычларны куркытачак.

Әйтик теплиөадагы үсемлекләрнең төп дошманы акканатка кинза исе ошамый. Кыярны көнчыгыш якка утыртсагыз яхшы. Дымлылык югарырак булсын өчен, аларны полиэтилен белән капларга да мөмкин. Көнбатыш якта баклажан яки баллы борычка да урын таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев