Бакча җиләге
Җиләк (гади итеп виктория дибез инде без аны) төпләрен иске яфраклардан арындыргач, әлеге катнашма белән тукландырырга кирәк.
10 литр суга 30 тамчы йод, 1 чәй кашыгы бор кислотасы, 1 стакан көл салып болгатыла. Бераз торганнан соң, һәр төпкә 200-500 мл әлеге ашламаны кертегез. Тукландырыр алдыннан җиләкләргә су сибәргә онытмагыз. Мондый ашлауны чәчәк атканнан соң да эшләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев