Ата-аналарга киңәшләр: «Баланы тәрәзәдән егылудан ничек сакларга?»
Тәрәзәдән егылу балалар травматизмының һәм үлемнең төп сәбәпләренең берсе, бигрәк тә шәһәрләрдә. Уяу булыгыз!
Өйдә бала булса, тәрәзәләрне беркайчан да ачык тотмагыз!
ала тәрәзә төбенә менмәсен һәм егылмасын өчен җиһазларны тәрәзә янында куймагыз.
Балаларга тәрәзә янында урнашкан караватта яки башка җиһазларда сикерергә рөхсәт итмәгез.
Беркайчан да москит челтәренә өметләнмәгез! Алар егылудан саклану өчен түгел!
Мөмкин булса, тәрәзәләрне астыннан түгел, өстән ачыгыз.
Тәрәзәләргә блокерлар куегыз, бала тәрәзәне үзе ача алмасын.
Тәрәзәләрегезгә рәшәткәләр куегыз. Рәшәткәләр балаларны ачык тәрәзәләрдән егылудан саклый.
Әгәр дә сез балага тәрәзәдән берәр нәрсә күрсәтсәгез - аны һәрвакыт нык тотыгыз, баланың кискен хәрәкәтләренә әзер булыгыз, учларыгыз коры булсын, баланы киеменнән генә тотмагыз.
Баланы беркайчан да караучысыз калдырмагыз ❗
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев