Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Амбар коңгызыннан котылуның 5 ысулы

Бакча җиләкләре, күзләрне кызыктырып, авыз суларын китереп, әкренләп кызара баш­­лады. Ниһаять, базардагы ат бәяле, ни җиләк, ни пешмәгән бәрәңге булмаганын алып авыз итеп карау вакыты артта калды – үзебезнекен ашыйбыз, Аллаһ бирсә, тәмлесен!

Фото: ясалма интеллект

Әмма, бакчадагысын үстереп, саклап өлгертү өчен дә шактый хезмәт куярга кирәк. Әнә, амбар коңгызы (долгоносик) дигән корткыч кына да никадәр зыян китерә. Бер карыйсың, түтәлдәге җиләкләр матур булып утыра, сөенә-сөенә, тиздән җыеп алам, дип уйлыйсың. Аннары карыйсың, кай арада кара таплар барлыкка килгән һәм йомшап беткән.

Бу черек түгел. Бу – амбар коңгызы эше һәм ул бездән өлгеррәк. Без өлгергән җиләкне соңрак яки иртәгә җыярга планлаштырабыз, ә ул кара эшен башкарып куя.

НИШЛӘРГӘ? Рәт араларын тирән итеп казыгыз – әлеге коңгыз 10 см тирәнлеккә төшәргә мөмкин, якты дөньяга чыгарыгыз, кошлар сезгә ярдәм итәр.

Суган кабыгы төнәтмәсе: бер чиләк суга 200 гр салып, бер тәүлек төнәтергә. Тамыр төбенә һәр биш көн саен сибәргә кирәк – коңгыз аның исен яратмый.

Түтәлләрне төнгә агроволокно белән томаларга була – коңгыз 22 сәгатьтән таңгы 4ләргә кадәр ашарга эзли. Җиләк түтәленә юл ябык булгач, бәлки, ачтан үлер.

Җиләкләрне көн саен җыеп торыгыз, артык өлгергәннәре күрше бакчадагы амбар коңгызларын да җәлеп итәчәк.

Уңышны саклап калу өчен тагын бер ысул: 10 л суга 1 а.к. нашатырь кушып болгатырга һәм иртәнге алтыда яки кичке сигездән соң җиләкләрне коендырырга. Әлеге киңәшне шундый ике эшкәртүдән соң корткыч коңгыздан котылучылар тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев