Акчагыз гына түгел, сәламәтлегегез дә куркыныч астында
Алдагы шимбәгә планнарыгыз бармы? 2026 елның 15 марты – истә калырлык көн булырга вәгъдә итә.
Әмма бу көнне театрга я кунакка бару гына түгел, ә үзебезнең хокукларыбызны искә төшерү дә мөһим.
«Кулланучы һәрвакыт хаклы» – дигән мәкальне ишетмәгән кеше юктыр. Чыннан да, без һәр көнне сатып алучы ролендә булабыз. Кирәк-яраклар, азык-төлек, кием-салым... Ләкин шушы гадәти хәлләрдә үз хокукларыбызны никадәр беләбез?
Кулланучы сигез хокукка ия
Бөтендөнья кулланучылар көнен билгеләп үтү тарихы 1962 елга барып тоташа. Нәкъ менә шул вакытта АКШ президенты Джон Кеннеди Конгресс алдында чыгыш ясый һәм кулланучыларның дүрт төп хокукын игълан итә:
— куркынычсызлык хокукы,
— мәгълүмат алу хокукы,
— сайлау хокукы,
— ишетелү хокукы.
Соңрак бу исемлек тагын дүрт мөһим пункт белән тулылана:
— зыянны каплату хокукы,
— кулланучылар белеме алу хокукы,
— төп ихтыяҗларны канәгатьләндерү хокукы,
— сәламәт әйләнә-тирә мохиткә хокук.
2026 елның төп девизы
Быелгы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең девизы – «Куркынычсыз товарлар, ышанычлы кулланучылар».
Интернет-сәүдә чорында продукция куркынычсызлыгы мәсьәләсе аеруча кискенләште. Сыйфатсыз я хәтта куркыныч товарлар – бу кәефнең бозылуы гына түгел, ә тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч.
«Честный знак» – ышанычлы саклану
Заманда төрле товарлар арасыннан сайлау мөмкинлеге киңәйгән саен, аларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы төп урынга чыга. Ялган, йә сыйфатсыз товарга тап булу куркынычы зур. Менә шундый очракларда дәүләт маркировкасы системасы – «Честный знак» ярдәмгә килә.
Бу система ничек эшли? Һәр товар уникаль санлы код ала. Анда яраклылык вакыты, состав, җитештерүче, чыгыш иле, шулай ук сертификатлар һәм патентлар турында мәгълүмат саклана.
2024 елның апреленнән код кибетләрдә сатып алуларны саклый: касса кодны тикшерә һәм әгәр товарда берәр проблема булса яки вакыты узган икән, аны сатарга бирми.
«Честный знак»ның өстенлекләре
Бу система ялган товарлардан саклап кына калмый, ә тагын күп кенә файдалар бирә:
- Сыйфатка ышаныч – куркынычсыз һәм сыйфатлы продуктлар сатып алуга шик калдырмый.
- Сәламәтлек сагы – куркыныч яки вакыты узган товарлардан сакланырга ярдәм итә.
- Дәүләт контроле – базарны ялган товарлардан чистарта, дефицитны киметә.
Истә тотыгыз: куркынычсыз продуктлар – ул уңайлылык кына түгел, ә яшәү мәсьәләсе.
Закон ни дип әйтә?
Россиядә кулланучыларның куркынычсызлык хокукы 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Закон белән көйләнә. Закон буенча, гадәти куллану, саклау, транспортлау шартларында товар (эш, хезмәт) кулланучының тормышы, сәламәтлеге, әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга тиеш.
Куркыныч товарларның нәтиҗәләре нинди?
Алар турында уйлаганда, кәефнең бозылуы иң куркынычсыз нәрсә булып тоела. Чынлыкта исә:
- Тормышка һәм сәламәтлеккә куркыныч – агулы буяулы балалар уенчыкларыннан алып, янгын чыгара торган электроникага кадәр.
- Икътисади ышаныч какшавы – кулланучы ышанычын югалтса, бөтен базар системасы зыян күрә.
- Глобаль тигезсезлек – сыйфатсыз товарлар йөге, нигездә, халыкның иң якланмаган катламнарына төшә.
5 гади киңәш
Куркынычсызлык хокукы – ул бирелгән гарантия генә түгел, ә актив позиция. Кулланучылар оешмалары тәкъдим иткән принципларга нигезләнеп, берничә киңәш:
Мәгълүмат сорагыз. Сезнең хокук – товар турында барысын да белергә: состав, яраклылык вакыты, куркынычсыз куллану шартлары, җитештерүче контактлары. Татар телендә маркировка булмау – инде шикле билге.
Сатып алганчы тикшерегез. Фикерләрне өйрәнегез, бәйсез сынау нәтиҗәләрен карагыз (мәсәлән, Роскачество сайтында), туры килү сертификатларын сорагыз.
Интернет-сатып алуларда сак булыгыз. Танылган брендларның шикле түбән бәяләренә ышанмагыз. Сатучының абруен, юридик адресын, товарны кире кайтару шартларын тикшерегез.
Бозуларга игътибарсыз калмагыз. Куркыныч товар таптыгызмы? Читтә калмагыз. Бу хакта Роспотребнадзорга сайт яки кайнар линия аша хәбәр итегез. Сезнең шикаять кемнедер бәладән саклап калырга мөмкин.
Легаль бизнесны хуплагыз. Ялган,йә сертификатсыз продукция сатып алып, сез куркынычсызлыкны санга сукмаган базарны финанслыйсыз.
Исегездә тотыгыз: сыйфатлы һәм куркынычсыз товар – ул сезнең сәламәтлек, акчагыз һәм тынычлыкның гарантиясе. Үз хокукларыгызны белегез һәм аларны яклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев