Аяк табанын массажлап, арка авыртуын киметергә була (файдалы киңәшләр)
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез. Теләсә нинди дәвалану чараларын куллану алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшү зарур!
Умыртка баганагызны аяк табаны «кабыргасында» таба аласыз. Аркадагы барлык проблемалар шунда туплана һәм аларны, баскалап караганда, авырту нокталары буенча табарга мөмкин.
Массаж методикасы.
Аякларны кушырып (чәлмәштереп) идәнгә утырыгыз. Теләсә кайсы табаныгызны кулыгызга тотыгыз һәм анда «умыртка баганасын» табыгыз. Үкчә белән баш бармак арасындагы эчке «кабыргада» – умыртка «күчерелмәсе».
Карашыгыз белән әлеге линияне оча сөяге, бил, күкрәк һәм муен өлешләренә бүлегез. Шул аралыкны үкчәдән аяк очына таба каты итеп баскалагыз. Әгәр умырткалыкта проблемалар бар икән, сез аларның чагылышын табарсыз – авыртучы каты нокталар кебек тоелыр. Аларны массажлап, сез умырткалыкка турыдан-туры йогынты ясамыйсыз, ә тагын да яхшырак нәрсә эшлисез: киеренкелек тудыручы нерв очларын йомшартасыз. Гомуми киеренкелек кимү нәтиҗәсен беренче массаждан ук сизәрсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев