Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Үкчәләребез ялтырап торсын өчен җиңел генә берничә ысул тәкъдим итәбез

Матурлык салоны

Җәй буе авыл җирендә бакчада да, йорт тирәсендә дә ялан аякка гына «чәптерки» яки галош киеп күп йөрелә һәм шул сәбәпле аяк табаннары һәм үкчәләр тупаслана, карала. Ә көн саен аларны тиешенчә тәрбияләп, чистартып һәм йомшартып торыр­га вакыт каян аласы? Юк инде ул эш кызуында, тиз генә мунча коенып чыгасың да, урынга авасың.

Хәзер бәрәңгеләр дә алынса, эш кими, җәй буе бер тик тормаган аяк­ларыбызга бераз хөрмәт күрсәтсәк тә була. Үкчәләребез ялтырап торсын әле. Моның өчен җиңел генә берничә ысул тәкъдим итәбез.

Водород перекисе. Катнашманы ясау өчен, ярты литрдан бераз кимрәк су, 100 мл водород перекисе, бер капкач теләсә нинди юу чарасы һәм 20 мл нашатырь спирты алына. Суны 40 градускача җылытырга һәм калган компонентларны кушып, яхшылап болгатырга. Аяк- кулларны шуңа тыгып торырга. Артык каралган җирләрен щетка яки каты мунчала белән ышкырга. Соңыннан тукландыр­гыч крем сөртергә. Әгәр дә кул астында кирәкле әйберләрегез булмаса, үсемлек мае белән шикәр комы яки сыек сабын белән тоз катнашмасыннан «скраб» ясап, чистартыгыз.


Сабын һәм сода. 3 литр кайнар суга 20 мл тирәсе сыек сабын һәм чәй кашыгы сода кушып болгатырга. Шул катнашмага аякларны тыгып утырырга һәм җебегәч, щетка белән яхшылап ышкырга. Аннары крем сөртергә.


Мочевина. «Косметическая мочевина» дигән препарат даруханәләрдә сатыла һәм аның кабына аяк өчен ванна ясау ысулы аңлатып язылган. Ул иң каткан үкчәләрне дә «ялт» иттерәчәк. Әлбәттә, берничә процедурадан соң. Ә без ашыкмыйбыз, шулай бит, иң мөһиме – нәтиҗә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев