2 - 8 июнь – балалар сәламәтлеген саклау атналыгы
Хәбәрдарлык авырулардан һәм начар гадәтләрдән саклый.
Балаларның сәламәтлеген саклау – Россия Федерациясенең балачак мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең төп бурычларыннан берсе.
0 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балаларның гомуми авыру структурасында беренче ранг урыннарын сулыш органнары, ашкайнату, күз авырулары, җәрәхәтләр, агуланулар һәм кайбер тышкы сәбәпләр йогынтысының башка нәтиҗәләре, нерв һәм сөяк-мускул системасы авырулары алып тора. Нәселдән һәм тумыштан килгән авыруларны иртә ачыклау максатларында, Россия Федерациясендә пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә, алар үз вакытында авыруларга диагноз куярга, дәвалауны иртә башларга мөмкинлек бирә.
Иртә инвалидлыкка һәм гомер озынлыгын кыскартуга китерә торган сирәк (орфан) авырулардан интегүче балалар категориясенә дәүләтнең аерым игътибары бирелә.
Шулай ук яшүсмерләр алкоголь, тәмәке, электрон сигаретларны чиктән тыш күп куллана, шуңа күрә аларның сәламәт яшәү рәвеше буенча хәбәрдарлыгын арттыру мөһим.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев