Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Вадим Захаров: «Өченче баламны берүзем барып алдым»

«Көттермәсәк иде әнкәйләрне», «Без яраткан ярлар», «Балачагым сәпите». Кайсы җырын тыңлама – һәрбер юлы телефильм сыман күз алдына килеп бара. Моңлы тавышы белән беренче чыгышларыннан ук тамашачы күңеленә кереп калган артист ул. Сүз – Татарстанның халык артисты Вадим Захаров турында. Хәзер аны чын чәчәклектә яши дип әйтергә мөмкин, быел Захаровларның өченче баласы – тагын бер кызлары туды. Күпбалалы гаилә җәйләрен ничек уздыра? Яңа сезонда концертларыннан ни көтәргә? Бу хакта Вадимның үзе белән сөйләштек.

– Вадим, җәйләрегез ничек уза? Ял итеп буламы?
– Яңа концерт программасы өчен сценарийлар язылып бетте, хәзер шуны өйрәнәм: язам-сызам, кисәсе җирен кисәм, өстисе җирен өстим, җырларның тәртибен тезәм. Җәй көне дә эш туктамый, Сабан туйлары, авыл бәйрәмнәрендә катнашам, туйлар, никахларда чыгыш ясыйм.

– Әле күптән түгел балалар йортына барып, бәйрәм оеш­ты­рып кайткансыз икән.
– Бу бәйрәм акрынлап традициягә кереп бара, диимме. Бер дус абый белән үзара сөйләшеп, балалар йортына барып кайтырга булдык, аннары тагын бардык, быел да шулай ук. Бу эш ничектер савап булсын әле, халыкка күрсәтик әле, дип эшләнми. Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, диләр. Андый эшне кешегә сөйләп йөрмиләр. Бу күп көч таләп итә торган нәрсә түгел, теләгән һәр кеше барып булыша, балаларның күңелләрен күрә ала. Алар моңа бик мохтаҗ икән, дигән уйлар белән кайттым. Әлеге оешма үзләре оештырган бәйрәмнәргә еш чакырып тора, тик һәрвакытта да булып чыкмый, шуңа бу юлы, барган-барган, пылаулар пешереп, концерт куеп, күңелләрен күрергә булдык. Алар янында күп нәрсәгә күз ачыла, шулкадәр кая чабабыз икән, дип уйланам, үземнең балаларга күбрәк игътибар бирергә кирәклегенә төшенәм. Мин үзем – бик хисчән кеше, шуңа күңелемә якын алам.

– Балалар турында сүз чыккач, алар белән ял итәргә, су коенырга йөрисезме?
– Булгалый, тик әле бит җәенең дә җае юк. Һава торы­шы матур чакта – эш көне, эш булмаган көнне йә яңгыр, йә салкын.

– Ә сезнең өчен идеаль җәй нинди ул – авылга кайтумы, диңгез буенда ятумы?
– Диңгез буенда мин өч көннән артык ял итеп ята алмыйм, тизрәк Казанга кайтасы килә башлый. Идеаль җәй минем өчен 20-25 градуслы, әзрәк караңгы төшә башлагач, түбәгә шыбыр-шыбыр яңгыр явып торганы. Мондый 30-35 градус эссене яратмыйм. Үземнең яраткан ел фасылы – көз.

– Иң истә калган җәегез кай­чан һәм нинди иде?
– Иң истә калганы – без хатыным белән өйләнешкән ел: җәй буе яңгыр яумады, бик эссе булды. 2010 елның 16 июлендә өйләнештек.

– Җәйнең кыл уртасы булган икән!
– Әйе, быел өйләнешкәнгә 15 ел булды.

– Гаилә турында сүз кузгат­кач, гаиләгез хакында да беләсе килә. Бу хакта бик сөйләмисез.
– Олысы Ульянага июльдә 14 яшь тула, уртанчысы Ильянага әле генә 7 тулды, быел мәктәпкә бара, Аллаһ боерса. Кечкенәсенә 4 ай, анысына Лиана дип исем куштык. Балалар җәен үзебез белән Казанда.

– Концертларга ничек әзерләнәсез? Текст ятлый­сызмы?
– Ятланып кына эшләнсә иде ул. Репетицияләр ясыйбыз. Концертлар көн саен бер үк төрле уза алмый, нигездә импровизация ясала, эшли-эшли каешланганбыздыр инде.

(Кыскартып алынды)

Равия Садыйкова. «Ватаным Татарстан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев