Ришат Фазлыйәхмәтов: «Ир иткән дә, чир иткән дә хатын» мәкале дөрес икән»
Соңгы вакытта җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов тамашачыны яңа матур җырлары белән сөендерә. Иҗаты гөрли, төс-кыяфәте дә сокланырлык. «Моның өчен мин Тәтишкама рәхмәтле», – ди ул. Ә бит кайчандыр Ришат туры юлдан тайпыла язган иде. Ул моны үзе дә яшерми. Бүген мәчеткә җомга намазына йөри икән. Җитди, җаваплы Ришат һәм аның яраткан хатыны Эльмира белән әңгәмә кордык.
Фото: социаль челтәрләрдән
– Мин тумышым белән Мари Иле республикасы Бәрәңге районы Мазарбашы авылыннан, – дип таныштырды Ришат. – Әтием Нур инженер-механик иде, әнием Луиза мәктәптә пешекче булып эшләде. Кызганыч, бүген икесе дә мәрхүм. Әни мине 39 яшендә тапкан. Без гаиләдә дүрт малай үстек. Абыем Рифат арабызда юк инде. Ринат белән Рүзәл абый районда яши. Мәктәптә укыганда күп конкурсларда катнашып, гел Гран-при алдым. Берсендә, хәтта, Мәскәүгә Президент чыршысына юллама белән бүләкләделәр. Җырчы булып китүемә әниемнең өмете зур булды. Ә әтием исә үзе кебек инженер-механик булуымны теләде.
– Төп йортта кем яши?
– Ул буш. Хатыным белән еш кайтып йөрибез. Эльмирага рәхмәт, төп нигезне бик пөхтә тота. Минем кыяфәтемне дә күркәм тота, Аллаһка шөкер. Бергә спортзалга йөрибез. Эльмира, афәрин, мине бик күтәрде. «Ир иткән дә, чир иткән дә хатын», – дигән мәкаль дөрес икән.
– Сезнең танышу тарихы кызык кебек. Сөйләп үтегез әле.
Эльмира:
– Без ураза аенда, мәчеткә ифтарга килгәч таныштык. Әнием, дарулар эчү сәбәпле, ураза тота алмый, савап булсын дип, көн саен мине үзенә ифтарга чакыра. Бу юлы дус малай дәште. Килсәм, Ришат белән утырып тора. Таныштык та «Мәрҗәни» мәчетенә намаз укырга киттек. Аннан кафега кердек. Ришатны ошаттым. Дустым, ул өйләнгән, диде. Бер еллап вакыт узгач, әни белән концертка бардык. Ришат сәхнәгә чыккач, хатыны була алсам, иң бәхетлесе мин, дип уйлап куйдым.
2020 елда пандемия башланды. Машина белән өйгә кайтып туктадым, керәсе килми. Күңелсез. Социаль челтәрне ачсам, безнең уртак дус Ришат өендә утыра. Бу мизгелдә Ришат онлайн концерт бирә. Дустым белән языша башладым. «Әйдә, кайтыгыз», – ди ул. Бертуган апам Гүзәл белән Ришатка кунакка киттек.
Ришат:
– Килеп керүгә беренче сорау: «Хатының кая?» булды. Мин аерылган, – дидем.
Эльмира:
– Без Ришатларда бер айга калдык бит әле. Карантин чоры булгач, юлларны ябып куймасыннармы? (Көлә.) Вәт яшәде Ришат Сөләйман солтан кебек. Апам өй җыештыра, мин ашарга пешерәм. Биш көннән Ришат әнигә шалтыратуымны сорады. Телефонны алды да: «Нурания апа, мин кызыгызга өйләнәм», – ди. Башта әнигә шок булды. Соңыннан ризалашты, сөенде. Аннан Ришат чәчәкләр тотып, әни янына килде.
– Берара сезнең аралар суынып та алды бит әле.
Ришат:
– Анысы да ураза аена туры килде. Изге ай булгач, кычкырышасы килми, мәчеткә чыгып киттем. Кайтуыма Тәтишкамнан җилләр искән.
Эльмира:
– Ул вакытта бәби тапмаган аркасында сүзгә килдек.
– Табасы килмиме?
– Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткәнне сабыр гына көтәм. Бу ситуациягә тыныч карыйм.
Ришат:
– Икебез дә тикшерендек. Бар да Ходай кулында.
– Ришат, синең беренче никахтан улың бар. Аралашасыңмы?
– Әйе, ләкин ул читтә яши. Балама 10 яшь. Ярый ла мин әтилек хисен тоям, ә Эльмира бит бәби тапкан хатын-кыз түгел. Шуңа күрә безгә уртак бала кирәк.
– Бер-берегезнең холыкларын ничек бәяләр идегез?
Ришат:
– Мин кызу да, кырыс та. Җебеп тормыйм. Эльмира да әкрен кеше түгел. Аңа эш тиз башкарылсын. Бүгенгене иртәгәгә калдырырга яратмый.
– Ришат, сиңа җырлау сәләте кемнән күчкән?
– Әтиемнең әнисе Сафура әби моңлы булган. Әти дә, сирәк булса да, гармунда уйный иде. Әнинең авыз эченнән генә көйләп йөргәнен хәтерлим. Мин 4 яшьтән җырлыйм. Җырчы булам дип хыялланып, Казанга килдем. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем алдым. Мин – Салават абыйның шәкерте. Беренче тапкыр зур сәхнәгә ул алып чыкты. Аннан «Барс-Медиа» компаниясе үз канаты астына алды. Иҗат ягыннан ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтлемен. Кайчандыр җырчыларга карап соклана идем, бүген шулар белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйм. Бу – зур бүләк! Киләчәккә планнарым зурдан. Өй салу, вокал мәктәбе ачу хыялым бар. Рәхмәт йөзеннән Эльмирадан яхшы продюсер ясыйсым килә. Авыр чакта янымда терәк булып иҗатта үстерде, аны сөендерергә хәзер минем чират. Кеше эшен яратып эшләсә, һичшиксез, уңышка ирешә.
(Кыскартып алынды).
Эльмира Сәлахова. «Ирек Мәйданы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев