Резидә Шәрәфиеваның кырыгын уздырганнар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның кырыгын уздырганнар.
Язучы, драматург, Резидә Шәрәфиеваның авылдашы, күршесе Равил Сабыр «Интертат»ка хәбәр итүенчә, Коръән мәҗлесе җырчының Минзәлә районы Наратлы Кичү авылындагы туган йортында үткән.
«Мәҗлескә Резидәнең авылдашлары, туганнары, иҗатташ һәм гаилә дуслары җыелган иде. Коръәнне Минзәлә районының имам-мөхтәсибе Рәмзил Садыйков укыды. Урам машина белән тулы иде. Төрле шәһәрләрдән дә дуслары кайткан. Чаллыдан җырчы Равил Галиев, Казаннан ярдәмчесе, «Әниемнең җылы кочагы», «Күңелләрдә тальян моңнары» тапшырулары режиссеры Раил Рамазанов, Әлмәттән мин килгән идем.
Якыннарының уздырган ашлары кабуллардан булсын, Резидәнең рухы шат булып, сөенеп ятсын», – диде Равил Сабыр.


Равил Сабыр фотолары
Төп фото: Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев