Ләйсән Гыймаева: «Уси-муси килеп яшәмибез»
Бергә озак гомер иткән парларның сере нәрсәдә икән? Бер казанга ике сарык башын ничек сыйдырырга, дигән сорауга күбебез җавап эзли. Кемдер ул җавапны таба да бәхетле тормышта яши, ә кемнеңдер көймәсе ярга төртелә – пар таркала. Җырчылар гаиләсендә ничегрәк икән?
— Быел сезнең кавышуга 22 ел. Гаиләдә ызгышларсыз булмый. Аны ничек уздырасыз?
Ләйсән:
— Без дә “уси-муси” килеп яшәмибез, кычкырып елаган, акырышып талашкан, ишек сугып чыгып киткән вакытлар күп булды. Ләкин кешегә зарланмыйбыз, гаиләдән чыгармыйбыз.
Булат:
— Өйләнешкәч тә һәр гаиләдә андый чор була. Бер-береңә ияләшү, холкына яраклашу, парыңны үзгәртергә теләү күзәтелә. Нәтиҗәдә син теләгәнчә килеп чыкмый. Менә шул вакытта зирәклек, сабырлык гаиләне саклап кала да инде. Бер-береңне кабул итәргә кирәк. Гаепләмәскә. Иң мөһиме — сөйләшергә кирәк. Проблеманы чишеп туктаганчы аңлашу мөһим. Ләкин моны тыныч шартларда, тавыш күтәрмичә башкару зарур. Мин никах мәҗлесләрендә дә яшь парларга шулай дим.
Ләйсән белән безнең арада хәзер күбрәк иҗат аркасында бәхәс чыга. Утырып сөйләшәбез, киңәшәбез дә, ул мәсьәләгә башка әйләнеп кайтмыйбыз.
Фото: җырчыларның ВК сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев