Иркә: «Тормышымда зур үзгәрешләр вакыты. Һәр сынауны сабырлык белән үтәргә тырышам...»
Татарстанның атказанган артисты Иркә ире Артурның хәле турында социаль челтәрдәге язылучыларына сөйләгән. Видеоязмада күренгәнчә Артурның бер аягында протез.
Фото «Татар-информ» архивыннан
Мәгълүм булганча, җырчының ире МХО зонасыннан яраланып кайткан.
– Артур минем белән гастрольләрдә йөри дип хәбәр иткән идем. Тегәннән кайткач әз-мәз үзгәрешләр булганын сез аңладыгыз инде. Әмма ул нык булырга тырышты, мескенләнеп утыра торган егет түгел ул. Без аңа бөтен гаиләбез белән ярдәм иттек дип уйлыйм. Хәзерге вакытта тавыш режиссеры булып минем төркемдә эшли, бик яхшы килеп чыга. Аппаратура төяп йөри торган машинада үзе рульдә дә йөри.
Тормышымда зур үзгәрешләр вакыты. Һәр сынауны сабырлык белән үтәргә тырышам. Әз күренүемнең сәбәбе дә, бәлки, шулдыр. Кеше арасына чыгу теләге арта башлады. Тормыш башлана гына бит әле. Башка үзгәрешләр турында да әзер булгач сөйләрмен. Рәхмәт булганыгыз өчен, иҗатыма хөрмәтегез өчен. Ел ярым эчендә меңләгән смс килде. Бу сүзләремне дә жәлләтер өчен язмыйм. Чиста күңелле тамашачым өчен куям, - дип язган җырчы.
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Иркә мин сезнен иҗатыгызны бик яратам,концертыгызда булырга туры килгәне юк.алла бирсә бик барасым килә.ходай безгә сынауны төрлечә бирә,аны үтеп чыгарга да көч бирә.сезгә дә алдагы көннәрегекөннәрегез дә тигез булып,бәхетле булып яшәргә язсын.балаларыгызны тигез карап үстерегез.ходай бер кешегә дә күтәрә алмаслык сынау бирми.сез икегездә бик көчле,ихтирамга лаеклы кешеләр.сезнен семьяга исәнлек-саулык,зур бәхетләр теләп калам.
0
0