Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Кычкырып куярдай бер кадерле кешең кирәк»

***

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев:

«Сизәсездер – яши-яши, якын кешеләр азая. Хатын бик якын кеше булсын өчен өйләнә инде кеше. Эчең пошканда шыр итеп кычкырырга да бер кешең булырга тиеш. Кайчагында әниләргә усалрак сүзләр дә ычкынып китсә дә, без аның кичерүен беләбез. Чөнки бик якын кеше генә кичерә. Яхшы ир белән яхшы хатын шуны күтәрә ала торган кешеләр була. Ире эштән кайтып керде, аяк астында калган чиләккә абынды да: «Алып куймагансың шул чиләкне!» – дип кычкырды. Хатын шунда: «Үзең алып куйсаң булмыймы?» – дисә – бетте. Ул синең кеше түгел, бу – вакытлыча. Бу ирнең бит чиләккә ачуы килүе түгел, аның йә эшендә кәефен төшергәннәр, йә башка сәбәп бар, һәм аңа бушанырга кирәк – кычкырып куярдай бер кадерле кешең кирәк. Шушыны аңлауның тәме, ләззәте бар. Кычкырыр һәм шул кычкыруны сеңдерер кешең булсын! Гаилә тормышының романтикасы шул!..»

Килешәсезме?

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев