Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Илдар Әхмәтов: «Сәхнәдә сирәк күренүнең сәбәбе бар»

Җырчы Илдар Әхмәтов — Тукай районы Боерган авылы егете. Балачактан җырлый, төрле конкурслардан кайтып керми. Киләчәген җыр белән бәйләячәген шул вакытлардан ук чамалый ул.

— Илдар, балачак ничек узды? Каникулда колхоз кырларында эшләргә туры килә идеме? 

— Балачак күңелле узды. Авылда эше дә эләкте инде. Җир җитәрлек, мал-туар күп иде. Төрле түгәрәкләргә йөрергә дә җай таптык. Гер күтәреп, баскетбол уйнап үстек. Гер спортына аеруча зур басым ясадым. Яшьтән шуның белән шөгыльләндем. Хәзер дә Сабантуйларда гер күрсәм, көрәшчеләр келәмгә тартылган кебек, кызыгам. Тик соңгы елларда бик шөгыльләнгән генә юк. Абый армия сафларында булып кайткач, колхозда икәү комбайнда эшләдек. Ул яктан да бераз стаж бар.

— Ә тулай торак тормышы күңелдә ничек сакланып калган? 

— Әлмәттә укыганда да, Казанда да тулай торакта яшәдем. «Общага» дөньясы бик яхшы таныш. Аның файдасы да тиде. Кеше белән аралашу, дуслар табу, төрле фантазияне эшкә җигеп, барлы-юклы ризык белән ашарга пешерүләр… Казан дәүләт консерваториясендә тирән белем алдык. Остазларыбызга рәхмәт. Тик ул чакта алган консерватория белемен күз алдыма китерәм дә хәзерге тормышта бераз гына үкенгән чаклар да була.

— Ни өчен?

— Чөнки хәзерге яшьләргә аның кадәр белем кирәкми дә кебек сизелә. Үзем шунда укыгач, вокал бүлеген әйтәм инде. Кем әйтмешли, бүгенге эстрадада бераз мөгрәсәң, шул җиткән. Без алган белем хәзер төшеп калган, югалган сыман. Менә шунысы бераз борчый. Белем алмау һәм белмәүчәнлек мәдәниятебезне аска сөйри. Әллә ни алга барыш юк. Кайбер җырчылар: «Ууу, син консерватория бетердеңмени?» — дип киңәшләр сорый торган иде. Ә хәзерге яшьләргә барыбер. Ничек тели, шулай җырлый. Алар киңәш тә сорый белми, тыңлап та тормый.

– Татар эстрадасында профес­сиональ эшчәнлегең кайсы елларда башланды?

— 2005 елда Казанга килдем. «Барс медиа» компаниясенең гөрләп торган чагы. Килешү төзеп эшләп киттем.

— Соңгы елларда эстрада эшчәнлеге буенча бераз күләгәдәрәк булдың кебек. Бу нәрсә белән бәйле иде?

— Хәзер бөтен әйбер дә финанс мәсьәләсенә килеп төртелә. Балалар үскән саен бигрәк тә. Соңгы клипны кайчан төшергәнне хәтерләмим дә. Хәзер иганәчеләр табу, алар белән эшләү модада. Һәм алар, чынлап та, бик кирәк. Мин дә эзләп карадым. Таба алмагач, үземә үзем иганәче булдым. Яңа җырлар яздырам, радиоларга биргәлим, интернет челтәрләренә дә куям. Тагын өч җыр эшләп чыгарырга торам.

— Эстрададан тыш, өстәмә эш ачкан идең кебек?

— Казан янындагы бер шифаханәдә сәнгать бүлегендә эшләдем. Сигез ел хезмәт куйдым һәм китәргә булдым. Хәзер ваграк кибетләр белән эш итәм. Аз-маз, ипи-тозлык табыш кертәм. Кем әйтмешли, балалар үстерергә җитә. Аллаһка шөкер, зарланмыйбыз.

— Ландыш белән ничә ел бергә гомер итәсез инде?

— Гаилә корганыбызга 17нче ел китте. Ландыш — Казан кызы. Авыл тормышын бик ярата. Белгечлеге буенча икътисадчы. Бәби ялыннан соң гимнастика мәктәбендә эшли башлады. Үз йортыбыз белән Зур Клыкида яшибез. Күңелле тормыш мәшәкатьләре басты. Өч бала үстерәбез. Олысы Ислам IX сыйныфны тәмамлады. Имтиханнары төгәлләнде. Бер уку йортына керергә җыена. Сайлаган юнәлеше бар. Уртанчы балабыз Айдар V сыйныфны тәмамлады. Кызыбыз Әмирәгә 6 яшь тула, балалар бакчасына йөри. Әкрен генә балалар тәрбиялибез, бөтен игътибар аларга.

— Кайларда ял итәсез?

— Шәхси тормышны, кайларда йөргәнемне бик яктыртырга яратмыйм, социаль челтәрләргә чыгармыйм. Моны кирәк дип санамыйм. Бәлки, ул зур ялгышымдыр да. Ләкин күңел халәте шундый. Ел саен гаилә белән Төркиягә ял итәргә барырга тырышабыз. Хәзер инде бәяләре дә бик кыйбат. Бергә ял иткәндә, күңелле, тынычрак. Тормыш иптәшем белән икәү генә дә барып карадык. Ләкин балалар дип, өйгә кайтасы килеп, сагынып, юньләп ял итеп тә булмады. Алдагы елларда ничек булыр, анысын әйтә алмыйм. Кайберәүләр: «Нигә кирәк ул ял? Әнә, машинаңны алмаштыр, җырлар яздыр, тегесе-монысы…» — ди. Балаларга күрсәтәсе, ялны, сәяхәтләрне үземнең дә күреп, матур итеп яшәп каласы килә. Гомер бер генә, җырымдагыча, гомер генә — бер бөртек! Аллаһка шөкер, торыр урыныбыз бар, ашарга ризык җитә, өстебез бөтен. Барыбыз да сау-сәламәт, исән-имин булыйк. Илләребез тыныч булсын, иң зур теләк шул.

(Кыскартып алынды).

Лилия Йосыпова. «Ирек мәйданы»

Фото: җырчының ВК сәхифәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев