Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Данир Сабировның әнисе: «Миләүшәгә: «Яшь вакытта йөргән кызлар күп була», - дип әйттем»

Данир Сабировның әнисе Флүзә ханым белән интервьюдан өзек.

– Данир быелгы концерт сезонында хатыны Миләүшә белән сезне таныштыру тарихын сәхнәләштерде. Танышу чынлап та шулай булдымы?

– Юк, бөтенләй дә алай булмады. Мин килдем Казанга, Данир укуда иде. Мине Миләүшә каршы алды. Ул мине шундук әнисе янына алып китмәкче иде, әмма мин: «Яшь вакытта йөргән кызлар күп була», – дип, ризалашмадым. Данир яшәгән фатирга кайтып чәй эчтек. Миләүшәне мин шундук ошаттым: тышкы кыяфәте дә матур, эчке дөньясы да. Бик матур, итагатьле сөйләшә ул. Мин аларга шул көнне: «Озак йөрмәгез, өйләнешегез», – дидем.

Әле бит Данир, беләсезме, ничек җәфалый иде (көлә)... Гел үзеннән олырак кызлар белән йөрде. 10, хәтта 15 яшькә өлкәнрәкләр белән. Күрәсең шуңа да, Миләүшәне күрү белән ошатканмындыр. Яшьләрендә дә аерма зур түгел, Миләүшә өч яшькә генә кечерәк.

Танышканда сизәм, Миләүшә бик борчыла. Аны аңларга да була, бала гына бит әле ул, аңа 18 яшь. Әмма бернигә карамастан, бик тиз уртак тел табып, матур итеп сөйләшеп утырдык.

Чыганак/фото: Татар эстрада ВК сәхифәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев