Чулпан Йосыпова гаиләсендә зур кайгы
***
Җырчы Чулпан Йосыпова гаиләсенә хәсрәт килгән. Аның якын туганы юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булган.
Юл һәлакәте Казанның Җиңү проспектында булган. Volkswagen Polo автомобиле йөртүчесе башта реклама тактасына килеп бәрелгән, ә аннары 47 яшьлек ир-атны бәрдергән.Шуннан соң бу машина туктап торган Opel һәм Kia автомобильләре ягына чыгып очкан, – дип, «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Кызганычка, фаҗига корбаны Чулпан Йосыпованың якын кешесе булып чыккан.
«Көн авыр хәбәрләрдән башланды, абый китеп барды… Казанда «Камаз»да эшли иде. Кар чистарткан вакытта машинасыннан төшкән дә, бәрдереп тә киткәннәр. Ике кечкенә баласы калды. Берсе мәктәпкә йөри генә башлаган иде әле, икенчесе балалар бакчасында. Тыныч йокла, абый», – дип сөйләде бу хакта сторисларында җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев