Зикер кылуның 8 фазыйләте
«Мине искә алыгыз, Мин дә сезне искә алырмын» (Әл-Бәкара сүрәсе, 152 нче аять)
Зикер – Аллаһы Тәгаләне искә алу сүзләре ул. Аның файдалары гаҗәеп зур. Аларны карап үтик:
1. Уйларыбыз һәм күңелебез белән Аллаһка якынаябыз.
2. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешәбез.
3. Йөрәгебезне нәфес теләкләреннән арындырабыз.
4. Шайтан вәсвәсәсеннән ерагаябыз.
5. Күңелебезгә тынычлык иңә.
6. Аллаһны зикер кылырга яраткан кеше янәшәсендә фәрештәләр була.
7. Зикер ризыгыбызның киңәюенә сәбәпче булып тора.
8. Зикер сүзләрен Кыямәт көне газапларыннан пәрдә булыр.
Бисмилләһир-Рахмәнир-Рахим –
«Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән» (Бу дөньяда һәркемгә - мөэминнәргә дә, кәферләргә дә, ә ахирәттә бары тик мөэминнәргә шәфкатьле булган Аллаһ исеме белән)
Әлхәмдүлилләһ –
«Аллаһыга - мактау»
Иншә Аллаһ –
«Аллаһ теләсә».
Сөбхәналлаһ –
«Аллаһ кимчелекләрдән пакъ»
Мәшә Аллаһ –
«Аллаһ шулай теләде»
Әстәгъфируллаһ –
«Аллаһтан гафу үтенәм»
Әг'үзү билләһ –
«Аллаһы ярдәменә сыенам»
Әг'үзү билләһи минәш-шәйтанирраҗим –
«Ташлар белән куылучы шайтаннан Аллаһы ярдәменә сыенам»
Лә иләһә илләллаһ –
«Аллаһтан башка иләһ (гыйбадәткә лаеклы зат) юк»
Мухәммәдүр- расүлүллаһ–
«Мөхәммәд - Аллаһның илчесе»
Әшһәдү әллә иләһә илләллаһ, үә әшһәдү әннә Мухәммәдән г'әбдүһү үә расүлүһ –
«Мин бер Аллаһтан башка иләһ, гыйбадәткә лаеклы зат юк икәнлегенә, ә Мөхәммәд - Аның колы һәм илчесе икәнлегенә таныклык, шәһадәт бирәм»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев