Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Төчкергән саен савап эшләп булуын беләсезме?

Димәк, төчкерү – ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Аның чиксез мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгының бер чагылышы.

Фото: ясалма интеллект

Төчкергәч, «Әлхәмдүллиләһ» дип әйтергә кирәклекне белә идегезме? Ә ни өчен кирәк булуын?
Хәзер барысын да аңлатабыз.

ТӨЧКЕРҮ:

  • Кешегә борын куышлыгына җыелган тузан бөртекләреннән һәм аллергеннардан котылырга ярдәм итә.
  • 100 000 бактерийны организмннан чыгара.
  • Төчкерү вакытында борын куышлыгы аша уза торган һава агымы баш миен яңа көч белән эшләтеп җибәрә. Нәтиҗәдә, баш миенең хис-кичерешләр өчен җавап бирә торган өлеше активрак эшли башлый.
  • Төчкерү зарарлы бактерияләрне үпкәгә кертмичә саклый.
  • Төчкерү үпкәгә чиста һава агымын зуррак тизлек белән кертергә ярдәм итә.

Димәк, төчкерү – ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Аның чиксез мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгының бер чагылышы.

Бер гаҗәеп факт: кайбер галимнәр төчкергән вакытта йөрәк тибешен туктатып тора һәм шунда ук кабаттан «эшли башлый», диләр.

  • «Әлхәмдүллиләһ» сүзен әйтеп, без йөрәгебезнең кабат тибә башлавы өчен, безгә яшәвебезнең дәвам итүе өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәбез!
  • Әгәр янәшәгездәге кеше төчкергәч «Әлхәмдүллиләһ», – дисә, Сезгә «Йәрхәмукәлләһ» дию сөннәт булыр. Болай дип әйткән өчен, Сезгә савап язылыр.

«Ярхәмукәлләһ» сүзенең мәгънәсе: сиңа Аллаһының рәхмәте булсын.

  • Төчкергән кеше исә «Йәһдикүмуллаһү вә йүслиһу баләәкум», - дип җавап бирә. Мәгънәсе: Аллаһыдан сиңа тынычлык һәм тугрылык сорыйм.

Ү Р Н Ә К:

  • (Төчкерү) Әлхәмдүллиләһ
  • Йәрхәмукәлләһ
  • Йәһдикүмуллаһү вә йүслиһу баләәкум

Төчкергән мизгелдән дә саваплы булып калыйк.

Хозур дин турында блогыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев