Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Тиләвәт сәҗдәсенең әһәмияте: ни өчен сәҗдә шайтанны борчуга сала?

Сәҗдә шайтанны ни өчен елата? Имам Мөслим риваяте буенча, Адәм баласы сәҗдә аятен укып сәҗдә кылгач, шайтан: «Миңа кайгы! Адәм баласына сәҗдә әмер ителде һәм ул үтәде, ә мин баш тарттым», – дип елый. Коръәннең тиләвәт сәҗдәсе турында.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый сүзләрен риваять иткән:

"Адәм баласы сәҗдә аятен укып сәҗдә кылгач, шайтан читкә китеп елый һәм: "Миңа кайгы-хәсрәт булсын! Адәм баласына сәҗдә кылу әмер ителде һәм ул аны үтәде һәм шуңа да җәннәтле булачак. Ә миңа сәҗдә кылу әмер ителгәч, мин баш тарттым һәм миңа шул сәбәпле җәһәннәм әзерләнгән", – дип әйтә" (имам Мөслим).

(Сәҗдә аяте дигәндә сүз тиләвәт сәҗдәсе хакында сүз бара дип аңлыйбыз. Тиләвәт сәҗдәсе Коръәннең 14 урынында килә. Сәҗдә кылу хакында әйтелгән шушы аятьләрне укучы яки кемнеңдер укыганын ишетүче кеше Аллаһка итагатьлек күрсәтеп сәҗдәгә китә. Менә бу гамәл шайтанны (әгуузү билләәһ) бик нык борчуга сала да инде – ред.).

t.me/timhazrat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев