Ризык һәм су өстен төнгелеккә каплап куюның хикмәте нидә?
Сорауга «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә.
– Төнгелеккә ризык, су өстен каплауга бик игътибарлы булу кирәк. Кайвакыт әллә каян килеп чыккан чирләрдән дәва таба алмый интегәбез. Әби-бабайларыбыз җитди караган тәртипләр юктан гына хасил булмаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) мондый сүзләр әйткән: “Савыт-сабаны каплагыз, су салынган савытны ябыгыз, дөреслектә, ел эчендә авыру иңә торган бер төн бар һәм берәр савыт капланмаган хәлдә калса, ул (авыру), һичшиксез, шуның эченә үтәр” (имам Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).
Айсылу ЮЛДАШЕВА, "Акчарлак"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев