Раҗәб ае фазыйләтләре
Бу айда, сәдака биреп, ятимнәрне, мескеннәрне, авыруларны сөендерү бик саваплы.
Арабызда ятимнәр, авыру кешеләр, тумыштан гарипләр бар. Андый кешеләрнен генә түгел, үз гаиләңдәгеләрнең, танышларның, дусларның да күңелен күрергә, аларга бүләкләр, сәдакалар бирергә кирәк. Хәлләрен белеп, аларны сөендерү, әлбәттә бик тә саваплы гамәл. Без шушы изге саналган хәрам айларда хирыс булырга, һәртөр гамәлебезне җиренә җиткереп башкаруга гадәтләнергә тиеш.
РӘҖӘБ, ШӘГБӘН, РАМАЗАН айларында, яман эшләребезне куеп, изгеләрен күп эшләсәк, бәлки Аллаһның безгә рәхмәте ирешер. Бәлки, яман эшләрне бүтән кабатламабыз да. Яман сүзләрдән телебезне дә, күңелебезне дә пакьларбыз.
Пәйгамбәребез ﷺ әйткәнчә, әгәр бер кеше Рәҗәб аенда:
- 1 көн ураза тотса, 7 тәмуг ишеге бикләнер;
- 8 көн тотса, 8 оҗмах ишеге ачылыр;
- 10 көн тотса, барлык хаҗәтләре үтәлер;
- 15 көн тотса, гамәл дәфтәрендә тик изгелекләре генә калыр.
- башка айларда 1 изгелеккә 10 савап язылса, бу айда мең савап язылыр;
- бу айда көндез уразада булып, кичләрен гыйбадәт белән үткәрүчеләр кабер газабын күрмәс!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев