Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

«ҖОМГАЛАРДА 80ләп КЕШЕ ҖЫЕЛАБЫЗ»

Мәчетләребез өчен бик мөһим әйбер бар – ул да булса иман йортына сукмак суынмаслык итеп эшләүдер. «Яңа Тура» мәчете моның күркәм бер мисалы.

Шушы көннәрдә, Осиново авыл җирлегенең матур табигать почмагында урнашкан «Яңа Тура» мәчетендә, балалар һәм өлкәннәрне бер түбә астына җыйган җылы очрашу узды. Түгәрәк өстәл артында, Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) үрнәк әхлаклыгының тирән мәгънәсенә төшенеп, гореф-гадәтләр һәм кыйммәтләр турында җанлы фикер алыштылар. Чараны мәчетнең икенче имамы Илгиз хәзрәт Алимов алып барды, вәгазь укыды, һәркемне тормышыбызның мөһим аспектлары турында уйланырга мәҗбүр итте.
 

– Әлхәмдулилләһ, безнең мәчет бик актив, еш кына төрле чаралар оештырыла, – дип горурланып сөйли Илгиз хәзрәт. – Бүген, күргәнегезчә, очрашу уза, анда вәгазьдән тыш, мөселманча асма бизәк ясау буенча мастер-класс оештырдык. Чыннан да, бердәм архитектура стилендә эшләнгән мәчет тәрәзәләре артында иҗат һәм тәҗрибә уртаклашу
атмосферасы хөкем сөрә иде. Хәзрәт әйтүенчә, мәчеттә балалар, ирләр һәм хатын-кызлар өчен ислам нигезләре буенча уку курс лары уза. «Хәзер,
җомга көннәрендә намазга 80гә якын кеше җыела һәм бу сан арта гына бара», — дип, ассызыклады ул, шатлыгын уртаклашып.

Очрашуда, шулай ук, О с и н о в о авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин та катнашты. Ул мәчеткә килүчеләргә һәм чараларны оештыруда актив катнашучыларга рәхмәт белдерде.

«Сезнең һәрберегез безнең җәмгыять үсешенә өлеш кертә», — диде Юрий Александрович.

Рәхмәт йөзеннән, ул активистларга районның «Яшел Үзән» газетасына подписка бүләк итте.

«Бу безнең олырак яшьтәге апалар арасында иң яраткан газеталарның берсе, алар аны укып һәрвакыт районның барлык актуаль яңалыкларын белә», – дип өстәде ул елмаеп.

Шулай итеп, «Яңа Тура» мәчетендә дини бердәмлек һәм җәмгыять рухын ныгыткан тагын бер очрашу узды. Монда, борынгылык белән яңалык арасында, безне иман, гореф-гадәтләр һәм белемгә омтылыш берләштергәнен истә тоту мөһим. 

Исегезгә төшерәбез: «Яңа Тура» мәчете бинасының гомуми мәйданы якынча 330 квадрат метр тәшкил итә. Мәчет 250 намаз укучыны
сыйдыра. Янәшәдә бер стильдә эшләнгән тәһарәт һәм котельный бинасы урнашкан. Төзелеш өчен участок 2017 елда ТР Рәисе хакимияте җитәкчесе, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды идарәсе рәисе Әсгать Сәфәров булышлыгы белән бүлеп бирелде. Мәчет 2020 елның сентябрендә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев ярдәмендә төзелә башлады. 2022 елның 1 апрелендә манарага ярымай куелды. Рәсми рәвештә мәчет 2024 елның 14 мартында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов
катнашында ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев