Өегезгә бәрәкәт иңдерү өчен Коръән укыгыз
Зәйд бине Хәлид әл-Җүһәнидән Пәйгамбәребезнең ﷺ болай дип әйткәне хәбәр ителә: «Йортларыгызны каберләргә әйләндермәгез, анда намазлар укыгыз». (Силсилә Әс-Сахихә)
Шулай ук, Пәйгамбәребез (с.г.в.):
«Өйгә бәрәкәт иңсен өчен намаз укырга, азан әйтергә, дога кылырга кирәк», – дигән.
Ислам дине – бәхеткә юл ул. Безгә Аллаһы Тәгаләдән бөек нигъмәт – Коръән китабы иңдерелгән.
Ул киштәләребездә ак тастымалга төрелгән хәлдә айлар, еллар буе кулга алынмыйча торырга тиеш түгел.
Коръән уку йортка бәрәкәт һәм бәхет китерә. Дөреслектә, Коръән укылган йортта анда яшәүчеләр өчен иркенлек булачак, анда бәрәкәт артачак, бу йортка фәрештәләр иңәчәк, шайтаннар качачак.
Ә Коръән укылмаган йортта анда яшәүчеләр өчен кысан булачак, аннан бәрәкәт югалачак, фәрештәләр китәчәк, бу йортка шайтаннар кереп урнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев