Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ (съаллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) Аллаһтан нәфесебезгә хас өч төрле бәладән яклавын сораган.
БОРЧУЛАРдан һәм КАЙГЫЛАРдан
... اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْهَمِّ وَالْحَزَنِ
Әллааһүммә инний әгъүүҙү бикә минә-л-һәмми үә-л-хәзәни...
«Аллаһым, борчулардан һәм кайгылардан Сиңа (рәхмәтеңә) сыенам...»
Борчылу (همّ) – киләчәк өчен курку һәм кайгыру.
Кайгы (حزن) – кайтарып та, төзәтеп тә булмаган үткән вакыйгалар өчен хәсрәтләнү.
Ә безнең бөтен чынбарлык «хәзер» дигән мизгелдән тора. Нәкъ менә хәзергесен кайгырту Аллаһның ризалыгына һәм киләчәктә җан тынычлыгына илтә.
Пәйгамбәребез ﷺ безне сабырлыкка өйрәтү белән генә чикләнми, кысыр хисләрдән – киләчәк өчен борчылудан һәм үткәннәр өчен хәсрәтләнүдән – саклау сорау үрнәге дә күрсәтә.
КӨЧСЕЗЛЕКтән һәм ЯЛКАУЛЫКтан
...وَ أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْعَجْزِ وَ الْكَسَلِ…
...үә әгъүүҙү бикә минә-л-гъәҗези үә-л-кәсәли...
«…һәм көчсезлек белән ялкаулыктан Сиңа сыенам...».
КУРКАКЛЫКтан һәм САРАНЛЫКтан
وَ أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْجُبْنِ وَ الْبُخْلِ…
...үә әгъүүҙү бикә минә-л-җүбени үә-л-бүхъли.
«...һәм куркаклык белән саранлыктан Сиңа сыенам»
Имам Әл-Бохари, №6369-нчы хәдис, Имам Мөслим, №2706-нчы хәдис.
Нет комментариев