Мунчада алган тәһарәт дөресме, кайбер чыганакларда мунча җенле урын диләр
Укучылардан килеп ирешкән сорауларга Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Мунчада алган тәһарәт дөрес. Җеннәрнең булуы яки булмавы тәһарәтнең дөреслегенә йогынты ясамый. Мунчада кечкенә яисә зур йомышны үтәү рөхсәт ителми. Бу уңайдан Аллаһы Тәгаләнең илчесе (салаллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: «Сезнең берегез дә юынып утырган урынында кече йомышын үтәмәсен. Һәм беркем дә
кече йомышын үтәгән җирдә тәһарәтләнмәсен. Чөнки күпчелек шикләр нәкъ шуның аркасында барлыкка килә дә». Юынганнан соң мунчаны чистартырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев