Көзгегә карагач нәрсә дип әйтергә?
Иман нуры

Көзгегә карагач нәрсә дип әйтергә?

Кайбер кешеләр турында: “Күңел матурлыгы тышкы кыяфәтендә чагылыш тапкан” дип әйтәләр. Әлбәттә, һәрберебез дә күркәмлеккә, матурлыкка омтыла. Әмма күңел дөньябыз буш булса, эчке матурлыгыбыз булмаса, тышкы матурлык та күзгә күренми. Аллаһы Тәгалә безне – кешеләрне төрле итеп яраткан, бу аның Кодрәте.

Фото: ясалма интеллект

Ә менә эчке дөньябызның гүзәллегенә, холкыбызның төзеклегенә үзебез дә тәэсир ясый алганны барыбыз да беләме икән?

Шуңа да һәрвакыт көзгедән караганда, үз-үзебезгә карап әлеге доганы укыйк:

اَللَّهُمَّ أَنْتَ حَسَّنْتَ خَلْقِي فَحَسِّنْ خُلُقِي

“Аллааһуммә әнтә хәссәнтә халькый фәхәссин хулүкый”

«Йә Аллаһы! Сурәтемне күркәм кылган кебек, холкымны да күркәм әйлә».

Айсылу Юлдашева

Догалы йорт


Нет комментариев