Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иман нуры

Коръән һәм вәгазь укуның бер тәртибе бармы?

Сорауга шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.

Фото: "ЯҮ" архивы

Кайсы вакыт коръән мәҗлесләрендә коръән һәм вәгазьне, шулай ук амин иткәндә теләкләрне бик озак укыйлар. Табын артында төрле кеше утыра: яше дә, олысы да. Кем өчендер болай озак утыру җәфага әйләнергә дә мөмкин. 

– Укыган һәр хәреф өчен 10 савап, ләкин син халыкның хәлен дә аңла, күздә тот. Укыган коръәннең татарчасына, аңлаешлы телдә тәрҗемә итеп сөйлә. Менә ул вакытта алар вәгазьләнеп, җаннарына азык алып, дәртләнеп кайтып китәр. Халыкны ялыктыру, нәфрәт уяту дөрес түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев