Кешенең чирләп китүе Аллаһның рәхмәте, диләр. Шуның турында аңлатып китсәгез иде
Җәмигъ мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллин җавабы.
Фото: ясалма интеллект
«Мөселман кешесенә нәрсә генә булмасын: арыганлык, авыру, борчылу, кайгы, күңелсезлек, хәсрәт, хәтта, чәнечке генә кадалса да, Аллаһ Тәгалә аның гөнаһларын гафу итәчәк». (Бохари, Мөслим).
– Кешегә бернинди дә авыру ошамый. Ул, тормыш вакыйгаларының гадәти агымын өзеп, рухи һәм физик газаплар китерә. Әмма Коръән – Аллаһ сүзе, сырхауларның безнең өчен яхшылык булуын ачык әйтә.
Беренчедән, авыруларны түземлек белән кичерү – безгә ахирәттә, кылган гамәлләребез өчен сорау алганда, җиңеллекләр бирер. Бу хакта ӘлБакара сүрәсенең 153-157нче аятьләрендә әйтелгән. Шул ук вакытта, Раббыбыз безгә җан һәм тән газапларында сабырлык өчен бүләк вәгъдә итә. Бу – дөньяда һәм ахирәттә Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен алырга өметләнгән һәр мөселманның хыялы.
Икенчедән, авырулар безгә гөнаһ, хәрәм гамәлләр кылырга ирек бирми.
Өченчедән, авырулар безгә дөньяви ялгышлыклардан котылырга һәм Аллаһ Тәгалә мәрхәмәтенә юл ачарга мөмкинлек бирә. Күп кешеләр өчен, рухи һәм тән газаплары, килеп туган проблемаларның тирән сәбәпләрен эзләүгә этәргеч була.
Коръән, сөннәт һәм фән авыруның файдалы булуы мөмкин дигән фикердә килешә. Динле кеше өчен ул гөнаһлардан арыну яки мәңгелек тормышта өстәмә бүләк алу өчен бирелә торган сынауга әверелә. Авыруның нәтиҗәсе – кешенең аңа карата мөнәсәбәтенә бәйле. Сабырлык һәм Аллаһка шөкер итү – газапларны мәрхәмәт казану мөмкинлегенә әйләндерә. Ризасызлык һәм зарлану исә, бу мөмкинлектән мәхрүм итә һәм хәлне тагын да катлауландыра. Шулай итеп, бердәнбер дөрес юл — авыруны ахирәттә язмышны яхшырту өчен Аллаһ бүләге итеп кабул итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев