Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Кеше үлгәч җаннар кая саклана?

Җанны үлгән кешенең тәне өстенә төшерәләр.

- Ул мәет янына хушлашырга җыелган якыннарын өстән күреп-ишетеп тора. Аларны юатмакчы, тынычландырмакчы була. Әмма Расүлебез хәдисендә, аның тавышын хайваннар һәм кошлар гына ишетә, җаннарның тавышын ишетсәгез, һушыгызны югалтып егылыр идегез, диелә. Мәетне зиратка күтәреп алып китәләр. Мөэмин кешенең җаны, тизрәк алып барыгыз, дияр.Чөнки ул Аллаһның вәгъдә иткән рәхәт тормышын көтә. Динсез кешенең җаны киресенчә, зиратка алып баруны теләми, моның өчен бик кайгыра башлый. Мәетне кабергә төшереп, туфрак белән җирләгәч соңгы кеше кырык адым ерагайгач, җанны кабергә төшерәләр. Һәм шуннан барзахи тормыш башлана. “Барзах” гарәпчәдән “үтеп чыгып булмый торган киртә” дип тәрҗемә ителә. Ягъни аннан кире кайтып булмый.Иң элек Мөнкир белән Нәкир исемле ике фәрештә килеп: “Раббың кем? Динең ни? Пәйгамбәрең кем?” – дип сорарлар. Исән вакытында кеше уйлап, акыл белән җавап бирә ала. Ә анда акыл юк, кешенең күңелендә нәрсә булса, җаны шул рәвешле генә җавап бирә. Бу дөньяда нинди тормыш алып баруына карап, мәетнең кабере йә җәннәт бакчасының бер почмагында, йә җәһәннәм чокырының бер почмагында булыр. Җаннар, әйткәнемчә, кыямәт көненәчә барзахи тормышта яши.

Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев