Тимергали хәзрәт Юлдашевның шәхси сәхифәсендә шул сорауга җавап бар.
Кайчакта догаларыбыз, күпме кылсак та, еллар буена җавапсыз кала бирә, әмма алар хакында кабул булмады, дип әйтү дөресме икән?
Эш шунда: кайбер догалар бу дөньяда кабул кылынмыйча, Ахирәткә калдырыла. Бу догалар хакында хәдисләрдә болай дип әйтелә:
«Кеше кабердән кубарылып Аллаһ каршына килгәч, тау кадәр өелгән зур саваплар күрәчәк һәм:
– Йә, Раббым, мин бит әллә нәрсә эшләмәдем дә, бу саваплар каян килгән, дип сорар. Аңа:
– Бу синең дөньяда кабул кылынмаган догаларың, – дип әйтерләр. Һәм ул:
– Раббым, бөтен догаларымны да кабул итмичә Ахирәткә күчергән булсаң иде, – дип әйтер».
Чынлыкта, без үзебез өчен нәрсә хәерлерәк булуын белмибез! Шуңа да беркайчан да дога кылудан туктарга һәм өметне өзәргә ярамый. Дога – ул гыйбадәт. Ә гыйбадәт өчен әҗер-савапны Аллаһ Үзе бирә.
Нет комментариев