Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Истихара догасын ничек кылырга?

Тәһарәтләнеп, гадәттәгечә, ике рәкагать намаз укырга (беренче рәкәгатьтә «Фатиха», «Кәфирун», икенче рәкагатьтә «Фатиха», «Ихлас» сурәләрен укырга).

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Аннары ИСТИХАРА догасын кылырга:

«Аллаһуммә, иннии әстәхыйрукә бигыйльмикә, вә әстәкъдирукә бикудратикә, вә әс'әлүкә мин фәдъликәл-гәз‌ыйм. Фәиннәкә тәкъдиру вә лә әкъдиру, вә тәгъләмү вә лә әгъләм, вә әнтә галләмүл-гуйууб. Аллаһуммә ин күнтә тәгъләмү әннә һәз‌әл-әмра (монда кешегә эшләргә теләгәнен әйтергә мөмкин) хайрун лии фии диини вә мәгәәшии вә гаакыйбәтиһи әмрии фәкъдурһү лии вә йәссирһү лии с‌уммә бәәрик лии фииһ. Вә ин күнтә тәгъләмү әннә һәз‌әл-әмра шәррун лии фии диини вә дуньйәә'ә вә мәгәәшии вә гаакыйбәти әмрии, фәсрифһү ганнии вәсрифнии ганһү, вәкъдүрлиль-хайра хәйс‌у кәәнә с‌уммә раддыйнии».

«Аллаһым! Синең белемең белән хәерне сорыймын. Кодрәтеңнән көч сорыймын һәм Синең бөек фазылыңны телимен. Чөнки Синең һәрнәрсәгә көчең җитәр, минем җитмәс. Син белерсең, мин белмәм. Яшерен булган эшләрне дә белерсең. Аллаһым! Бу эшнең минем динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен хәерле булыр дисәң, бу эшне миңа тәкъдир ит, аны эшләвемне җиңеләйт, аны миңа мөбарәк кыл. Әгәр бу эшнең динем, тормышым, бүгенге хәлем, соңгы көнем һәм киләчәгем өчен начар булыр дисәң, бу эшне миннән, мине аннан ерак тот, Аллаһым! Хәер кайда булса, миңа насыйп ит, бу эш белән мине шатландыр».

Хозур дин турында блогыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев