Ир-атларга алка тагу тыеламы?
Иман нуры

Ир-атларга алка тагу тыеламы?

Булат хәзрәт Мөбарәков җавабы.

Фото: ясалма интеллект

– Ислам – фитрәт дине. Фитрәт ул – Аллаһ тарафыннан кешегә салынган табигый халәт. Хатын-кызның да, ир-атның да үзенә хас табигый сыйфатлары бар. Бу аермаларны юкка чыгарырга яки белә торып бозарга ярамый. Ир-атларга алка тагу ике сәбәп аркасында рөхсәт ителми.

Беренчедән, бу хатын-кызларга охшау булып санала, ә исламда ир-атларның хатын-кызларга охшавы тыела.

Икенчедән, алка – хатын-кызларның бизәнү әйбере. Шуңа күрә ул ир-атның табигый кыяфәтенә туры килми. Бу сүзләр ир-атка бөтенләй үзен карарга яки яхшы күренергә ярамый дигәнне аңлатмый. Ир-ат чиста һәм пөхтә булырга тиеш. Ул матур, шәригать рөхсәт иткән кием кия һәм хушбуй куллана ала. Ләкин алка ир-атлар өчен рөхсәт ителгән бизәнү әйберләренә керми.


Нет комментариев