Яшел Үзәндә узачак Корбан гаете бәйрәме тәртибе
***
1.30 – Иртәнге намазга азан
2.00 – Камәт
2.20-3.00 – Коръән уку һәм дога кылу
3.00-3.30 – Вәгазь
3.34-3.50 – Гает намазы
Гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. Тәкбир әт-Тәшрик көннәре: 5, 6, 7, 8, 9 июнь. Бу көннәрдә (5нче июньдә иртәнге намаздан башлап 9нчы июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмдү». Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә. Корбан чалу 8нче июньдә кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: «ЯҮ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев